Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңа елда иң куркыныч-пиротехника

Бөтен табигать акка күмелгән. Олыларның да, кечеләрнең дә бу көннәрдә кәефе күтәренке. Барыбызны да Яңа ел чыршысы көтә. Тик рухи күтәренкелекне бозарлык сәбәп табылмасын, дисәгез, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә онытмагыз.

Алдан шуны искәртим, чыршы бәйрәме үткәрелүче, халык күпләп җыелучы бинаның икедән аз булмаган чыгу урыны булырга тиеш. Аларны бикләргә, кадакларга, белдерүләр, картиналар ябыштырырга ярамый, бары тик тиз ачылучы биккә ябарга кирәк. Тәрәзәләр исә металл рәшәткәләрсез, коридорлар, узу урыннарында җиһазлар куелмаган булырга тиеш. Чыршы "утыручы" бүлмәдә 2-3 янгын сүндергеч булу мөһим. Кунакларга да тәмәке тарту, шырпы кабызу рөхсәт ителми. Шулай ук телефон булган бүлмә ачык, стенада янгын сагы номеры язып куелган булырга тиеш.

Ә бәйрәм бизәге - чыршыны урнаштыруга аерым таләпләр куела. Беренчедән, ул тотрыклы басып торсын, чыгу юлын бикләмәсен, ботаклары исә стенадан-түбәдән 1 метрдан да ким булмаган арада, мичтән һәм батареялардан еракта торсын. Урман сылуын тиз янучан материалдан уенчыклар, шәмнәр белән бизәү рөхсәт ителми. Электр гирляндасының да заводта җитештерелгәнен, төзек изоляцияләнгәнен сайлагыз. Базарда киң сатылучы Кытай гирляндаларының "ышанычсыз" дигән даны бар. Төсле "чылбыр"ның сертификаты булу мөһим.
Шулай да Яңа елда иң куркыныч "уенчык" - пиротехника. Аның белән эш иткәндә еш кына олылар да саксызлык күрсәтәләр. Пермь фаҗигасен генә искә төшерегез. Утлы "уенчыклар" сатып алганда сертификат сорарга онытмагыз. Лотокларда, киоскларда, базарда алар белән сәүдә итү тыела. Бары тик кибетләрдә, эвакуацияләнү юлларыннан, баскыч мәйданчыкларыннан 4 метрдан да якын булмаган махсус секцияләрендә сатылырга, анда пиротехниканың берәр төре генә торырга, калганнары янгынга каршы тәрәзәләр һәм ишекләр белән складта сакланырга тиеш. Көнкүрештә кулланылучы пиротехника III класстан югары куркынычлы була алмый. Кулланыр алдыннан инструкцияне төпләп укыгыз, яраклылык срогына игътибар итегез. Әлеге "уенчыкларны" бары ачык һавада гына куллану ярашлы. Әгәр ул шартламаса, аңа 10-15 минут якын килмәгез, эшләтергә тырышмагыз. Оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары ирекле халык дружиналары членнарыннан кизү торуны оештырырга бурычлылар. Янгын сүндерү техникасы да төзек булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пиротехника