Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңа ел бәйрәмнәрендә Чүпрәледә 15 берәмлек янгын сүндерү техникасы кизү торчак

Яңа ел россиялеләр тарафыннан яратып бәйрәм ителә торган бәйрәм буларак, дини бәйрәмнәрдән генә калышадыр, мөгаен. Ел башында ук православиедә Раштуа (Гайсә пәйгамбәрнең туган көне) билгеләп үтелә. Һәм бәйрәм итүләр ярыйсы ук озакка сузыла. Балалар арасында имгәнүләр арту, төрле бәла-казаларга таруларның ешаюы да нәкъ шушы чорга туры килүен күрсәтә статистиклар. Алай...

Халык иминлеген кайгыртып, тормыш барышын тәэмин итүче службаларга исә мондый чорда эш бермә-бер арта. Район башлыгы каршында оештырылган террорчылыкка каршы тору комиссиясендә дә сүз нәкъ шул-бәйрәм көннәрен хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрү турында барды. Эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр, янгын күзәтчелеге, электр, газ белән тәэмин итү, пенсия, почта элемтәсе бүлеге җитәкчеләре үз службаларының бу көннәрдәге эш графигы белән таныштырдылар. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мәсәлән, январь башында көчәйтелгән режимда эшләячәкләр.

-Халык дружинасы әгъзаларын да патруль хезмәтенә җәлеп итүне планлаштырабыз, авылларда да кизү торулар көчәйтеләчәк. Шулай ук, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары үткәреп, бала тәрбияләгән вакытта закон буенча нинди җаваплылыклар каралганлыгын тагын бер тапкыр исләренә төшерүне тәкъдим итәм,-диде бүлек начальнигы Марат Сибагатов.

Янгыннарны кисәтү максатыннан район буенча 15 берәмлек техниканың кизү торуы да планлаштырыла. Аның 8е махсу техникасы булса, 7 берәмлек техника, өстәмә көч буларак, янгын сүндерүгә көйләнәчәк. Пенсияләр түләүдә дә тоткарлыклар булмаячак, һәрхәлдә, пенсия һәм почта бүлекләре җитәкчеләре киңәшмәдә шулай дип белдерде.

Киң колач белән бәйрәм иткәндә дә бер-беребезгә һәм тирә-юнебезгә игътибарны югалтмыйк. Шикле кешеләргә, предметларга юлыккан очракта тиешле службаларга хәбәр бирергә кирәклеген дә онытмыйк! Үзебезне сакласак, йортыбызны, илебезне сакларбыз. Бу көннәрдә 112, 01, 02, 03 службасы телефоннарыннан тыш, "кайнар линия" телефоннары: 2-20-45, 2-30-96 эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кизү янгын сүндерү Яңа ел бәйрәмнәре