Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ялгышлык гафу ителми

Быелның 9 аенда Татарстан Республикасы территориясендә җәяүленең машина тәгәрмәче астына калуының 1301 очрагы теркәлде. Кызганычка каршы, аларда 136 кешенең гомере өзелгән, ә 1238е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Урам аша җәяүле кичү юлларында 322 кеше тәгәрмәчкә эләккән, шуларның 21е һәлак булган һәм 322се авыр җәрәхәт алган.

Төрле мәгълүматларга караганда, җәяүленең машина астына калу фактлары көз һәм кыш айларында аеруча күбәеп китә, төгәлрәк әйткәндә, мондый куркыныч чор сентябрь-декабрь айларына туры килә. Бу сезонда транспорт чараларын идарә итүчеләрдән һәм юл хәрәкәтендә катнашучылардан аерым игътибар сорый. Чөнки һава торышының кискен үзгәреп китүе юлчыларның моңа тиз генә күнегә алмавына да нык бәйле. Җәйнең 3 аенда, мәсәлән, уртача 500 җәяүле кеше һәлакәткә дучар була, ә көз-кыш айларында ул сан 20 процентка арта. Күңелсез очракларның 70 процентка якыны машина йөртүчеләр гаебе белән эшләнә. Бу чорда көн яктылыгы да шактый кими. Димәк, күрү мөмкинлеге дә начарая. Машина йөртүчеләр хәрәкәт иминлеген тәэмин итә алырлык тизлекне сайларга тиешләр. Җәяүлеләр дә автотранспорт юлында көтелмәгән фаҗигаләрдән саклану чарасын күрсеннәр иде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә ассызыклап әйтелгәнчә, тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр яктылыкны кире кайтару элементы булган кием кияргә тиешләр. Якыннан яктырту фаралары белән барган машина шоферы җәяүлене бары тик 25-30 метрдан гына күреп алырга мөмкин. Ә яктылыкны кире кайтару киеменнән булганда аны 130-140 метрдан ук шәйләп була.

Район автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысыннан да бик сак булуларын һәм юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә чакыра. Исегездән чыгармагыз, юллардагы ялгышлык гафу ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлда балалар