Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ялган “аварияләргә” ышанмагыз

Хәзер юл-транспорт фаҗигасенә юлыгу турында кесә телефонына хәбәрләр килү модага кереп китте. Шуңа нигезләнеп мошенниклар файда эшли, кесә калынайта.

Мондый очракта бик гади тактика кулланыла: алдакчы үзен ЮХИДИ хезмәткәре итеп күрсәтеп, булачак корбанына (ул күпчелек очракта олы яшьтәге кеше) туганының авариягә таруы, зыян күрүчеләр дә барлыгы турында хәбәр итә. Әмма мәсьәләне күпмедер сумма төртү юлы белән хәл итәргә мөмкинлеген һәм бу очракта һәлакәт китереп чыгаручы кеше җаваплылыкка тартылудан котылып калачагын әйтә. Туганын бәладән йолып калырга теләүче "корбан" моңа риза булганда, тиешле сумма һәм аны кайда ничек тапшырырга кирәк булачагы турында килешенә. Бернинди дә юл һәлакәте булмаганлыгы акча алдакчылар кулына килеп кергәч кенә ачыклана. Мисал өчен быел Казанда берәү 1959 елгы хатын-кызның фатир телефонына шалтыратып, улының авариягә сәбәпче булуы турында әйтә. Әмма ул, полиция хезмәткәре буларак, аның улына кыен хәлдән чыгарга булышачак икән. Бушка түгел, билгеле. Нәтиҗәдә, улын коткарырга ашыккан ана терминал аша тизрәк алдакчы әйткән номерга 10500 сум акча күчерә. Шулай итеп, сизгерлеген югалткан ана бу суммадан колак кага. Шундый хәл үткән ел Яр Чаллы шәһәрендә дә була. Бу очракта ана кеше улын коткару хакына терминал аша берничә мобиль телефон номеры счетына 100 мең сум акча сала. Әлеге хәлләр башкаларга сабак булырга тиеш.

ЮХИДИ идарәсе юл авариясе турында хәбәр алучы гражданнарга уяулык күрсәтергә кирәклеге турында искәртә. Иң элек улыгыз яки туганыбыз белән элемтәгә керегез һәм хәлне ачыклагыз. Ялган шалтырату турында шунда ук полициягә хәбәр итәргә кирәк. Шулай ук юлда, чыннан да, авария булган очракта ЮХИДи хезмәткәрләренең эш итү тәртипләрен дә белеп тору зыян итмәс. Йөртүче авариядә үзенең гаебен таныган очракта, аңа административ хокук бозу турында карар чыгарыла. Әгәр гаебен танымаса, яки кагыйдә бозган өчен машина йөртү таныклыгын алу закон нигезендә каралган булса, бу очракта беркетмә төзелә һәм административ тикшерү билгеләнә. Штраф түләү өчен 30 көн вакыт бирелгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кесә телефонына ялган аварияләр турында