Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яхшы морҗадан ут чыкмый

2012 елда Чүпрәле муниципаль районында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча күзәтчелек бүлекчәсе актив эш алып барды. Шушы максаттан янгыннарны һәм аларда кеше гомеренә бәйле фаҗиганы кисәтү буенча оештыру һәм практик чаралар комплексы эшләнде һәм гамәлгә ашырылды.

Авыл җирлекләре, 114 номерлы янгын сүндерү часте, Яңа Убидагы аерым пост хезмәткәрләре белән берлектә 5810 шәхси торак йортта профилактик карау үткәрдек, шуларның 305-сендә күп балалы тотрыксыз гаиләләр, 994-ендә өлкән яшьтәге ялгыз картлар һәм 498-ендә уңышсыз гражданнар яши. Халыкны янгын куркынычсызлыгы буенча мәгълүмәтләштерү өчен гомуми тиражы 11417 данә булган 10 төрле листовка әзерләнде һәм таратылды, "Туган як" район газетасында 24 статья басылды. Мәктәп балалары өчен янгын сүндерү частендә "Ачык ишекләр көне" оештырылды. Анда алар янгын чыккан очракта беренче нинди чара күрү турында күнекмәләр алдылар. Янгыннарда балалар үлемен кисәтү максатыннан безнең служба хезмәткәрләре ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясадылар. Үткән елда без объектларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен дә контрольдә тоттык. Шул уңайдан планлы -68, ә планнан тыш 77 чара үткәрдек.Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие һәм объектлар җитәкчеләренә 79 күрсәтмә (предписание) җибәрелде. Аларда без ачыклаган 314 кимчелек төзәтелергә кушылды. Шуларның 190-ы, ягъни 90 проценты гамәлгә ашырылды. Административ хокук бозулар турында 134 бөркетмә язылды (2011 елдагы белән чагыштырганда 26 процентка азрак). Шуларның 84-е вазыфаи затларга һәм 11-е затларга туры килә. Районда янгыннар белән гомуми хәл ничек соң? 2012 ел башыннан ук безнең тарафтан янгыннарга каршы көрәшне тотрыкландыру, торак пунктларны янгыннардан ышанычлы саклауны тәэмин итү һәм аларда кешеләрнең һәлак булуына юл куймауны кисәтү буенча шактый гына эшләр башкарылды. Шуңа да карамастан, ел дәвамында 29 янгын очрагы теркәлде (2011 ел белән чагыштырганда 3 очракка кимрәк). Кипкән коры үләннәр янгынын сүндерү өчен 18 мәртәбә машина чыкты (2011 елда андый очрак 38 иде). 2011 елда янгыннардан килгән зыян 1482349 сум булса, 2012 елда ул 1771775 сум белән исәпләнде. 2011 һәм 2012 елда өчәр кеше янгында һәлак булды. Халык арасында аңлату эшләрен һәм профилактик чараларны никадәр масштаблы алып баруыбызга да карамастан, торак секторда янгын очракларының артуы дәвам итә. Мисалга Марс, Звезда, Алешкин-Саплык, Яңа Ишле һәм Яңа Борындык башкарма комитетлары территорияләрендәге янгыннарны искәртеп үтәргә була. Димәк, әлеге авыл җирлекләре җитәкчеләре бу юнәлештә нәтиҗәле эшләп җиткермиләр. Үткән ел 11 авыл җирлеге башлыгын административ җаваплылыкка тартуга да карамастан, безнең күрсәтмәләрнең алар тарафыннан үтәлми калганнары да шактый. Гомумән, күпчелек авыл җирлекләрендә янгынга каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча игътибар җитешеп бетми. Янгын чыккан очракта тавыш сигналын бирү жиһазлары куелмаган. Район халкына мөрәҗәгать итеп шуны искәртәсем килә, электр челтәрендәге бер розеткага берүк вакытта берничә прибор тоташтырмагыз, аның кызып янгын чыгару куркынычы бар. Электр приборларын кабызган килеш озак вакытка калдырмагыз, әгәр җылыту өчен мичтән файдаланасыз икән, аны еш кына тикшереп торыгыз. Газ приборларын кабызган килеш онытып калдырудан сак булыгыз. Балаларның шырпы белән уйнауларына юл куймагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев