Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Вакытында штраф түләмәгән чүпрәлеләргә карата 102 административ материал әзерләнгән

Юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф кәгазе килсә, аны үзвакытында- яисә 60 көн эчендә түләргә кирәк. Югыйсә, эшнең тагын да катлаулануы ихтимал.

Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсендәге 1нче бүлеге нигезендә штраф салынуы турындагы карар үз көченә кергәннән соң, анда күрсәтелгән сумма 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш. Әлеге закон үтәлмәгән очракта, түләнмәгән административ штраф суммасын икеләтә күләмдә (әмма 1000 сумнан да ким түгел) түләргә туры киләчәк. Яки 15 тәүлеккә административ арест салырга, йә булмаса 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартырга мөмкиннәр. Быелның сигез аенда гына да ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан вакытында штраф түләмәүчеләргә карата 102 административ материал әзерләнде һәм суд каравына җибәрелде. Аларның 74 -енә икеләтә штраф түләргә, ә 16- сына 15 тәүлеккә кадәр рәшәткә артына утырырга туры килде, ә бер машина хуҗасы эшкә дучар ителде. Шунны да искәртим, вакытында штрафын түләргә теләмәгән кешеләрнең чит илләргә чыгу хокукы да чикләнә. Хәзерге вакытта респуб ликада андыйлар саны дистә меңнән артып киткән. Шулай ук транспорт чарасына арест салып, аны сатканнан кергән акчаны бурыч түләүгә тоту алымы да киң кулланыла. Ни кызганыч, кайбер машина хуҗалары автоматик режимда режимда ачыкланган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары өчен җәза бирелүе турында белмәгәнгә сылтап, җаваплылыктан качарга тырышалар. Билгеле, мондый аклану бернинди дә файда бирми.Иң яхшысы- штрафыңны вакытында түләү. Аларны банк терминалларында да түләргә була. Әмма мәгълүматлар базасына вакытында барып җитсен дисәгез, Дәүләт автомобиль инспекциясе белән элемтәдә торган кредит учреждениеләренә түләгез. Аларның тулы исемлеге gibdd. tatarstan.ru сайтында бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафлар