Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

ТРның Баш автоинспекторы– Чүпрәледә

18 ноябрь көнне Татарстан Республикасының ЮХИДИ Идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Р.Миңнеханов Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарына эш сәфәре кылды. Чүпрәледә аны муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыйров каршы алды.

Республика автоинспекторлары башлыгының районнарда булып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эше белән кызыксынуы тикмәгә түгел. Ел саен Россия юлларында 30 меңгә якын кешенең автотранспорт катнашында һәлак булуы тынычланырга һич тә ирек бирми. Казан кунагы үзенең эш сәфәрен эчке эшләр бүлеге бинасында гражданнарны кабул итүдән башлады. Сорау бирүчеләрнең күбесе автотранспорт чарасын теркәү, рәсмиләштерү һәм юлларның торышы турында мөрәҗәгать итте. Аннан соң Рифкать Нургалиевич утырышлар залында хокук саклаучылар коллективы белән очрашты, юлларга һәм автотранспортка бәйле бүгенге проблемалар буенча фикер алышты. Автоинспекция, полициянең участок вәкилләре һәм балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре алдына уртак бурычлар куйды. -Машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен катгый үтәүләре, бигрәк тә тизлек режимын саклаулары, балалар учреждениеләре, җәмәгать транспорты тукталышлары янында аеруча игътибарлы булулары сорала. Җәяүлеләр дә юлны аркылы чыгу, бигрәк тә балалар белән булганда, махсус билгеләнгән урыннарда гына, алдан транспорт килмәгәнлегенә ышангач кына рөхсәт ителүен исләреннән чыгармасыннар иде. Балалар-юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучылары, һәм моның турында беренче чиратта аларның әти-әниләре онытмаска тиеш.

Балалар юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан якынлашып килүче кышкы каникул вакытында уяулыкны икеләтә-өчләтә арттырырга кирәк,- диде Баш автоинспектор. Авыл җирлегендә мопед һәм скутер кебек транспорт чараларының һаман да балалар һәлакәтенә китерүе турында да ул болай диде: "Аларны йөртүче балалар юл кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш. Гамәлдәге законнар нигезендә (п.24.1 ПДД) мопед яки скутер белән 16 яшьтән кече булмаганнар идарә итә ала. Бу үтәлмәсә, 500 сум күләмендә штраф яный. 16 яше тулмаган скутер яки мотоцикл йөртүче тоткарланса, аңа материал төзелеп, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторына тапшырыла. Ә инспектор, үз чиратында, баланың әти-әнисенә 5.35 маддәсе буенча беркетмә төзи. Гомумән, балаларны скутер артында күрү очраклы хәл түгел. Күп кенә әти-әниләр үз балаларына скутер алганда, аның нинди аяныч хәлләргә китерергә мөмкин икәнлеген уйлап бетермиләр". Утырыш барышында участок вәкилләре җитәкчесе Валерий Романов һәм балигъ булмаганнар белән эшләү буенча өлкән инспектор Лилия Хәлиуллованың информацияләре дә тыңланды.

Рифкать Миңнеханов республикадагы юл иминлеген анализлаганда Чүпрәле автоинспекциясенең эшенә дә бәя бирде. Хәзерге вакытта әлеге бүлекчәне тиешле дәрәҗәдә компетенты булган кадрлар белән тәэмин итү бурычы тора. Аны уңышлы гамәлгә ашыру өчен әле яңа гына бүлекчә җитәкчесе кәнәфиенә утырган Анатолий Михайловка шундый таләп куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТРның Баш автоинспекторы– Чүпрәледә