Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

“Тоташ” тикшерү бара

Юлларда ел саен, исерек шоферлар гаебе белән ике меңнән артык кеше һәлак була. Агымдагы елның 8-10 март көннәрендә генә дә Татарстан Республикасы территориясендә 200 гә якын автомобильче исерек хәлдә тоткарланган.

Аларның 115е 10 нче мартка каршы төндә инспекторлар "тозагына" эләккән, шуларның дүртесе безнең район территориясендә. Быелның ике аенда РФ юлларында исерек килеш машина идарә иткән өчен 3,5 меңнән артык шофер җаваплылыкка тартылган (үткән ел белән чагыштырганда 13,8% артык). Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2,7 пунктында әйтелгәнчә, исерек килеш транспорт чарасын идарә итү катгый тыела. Исерек кешегә руль тапшырырга да ярамый. 2012 елда исерек шоферлар гаебе белән ТРда 381 "Юл-транспорт һәлакәте" булган (бу барлык ДТП ның 8,1 проценты), шуларда 76 кеше теге дөньяга киткән, 561е тән җәрәхәтләре алган. Быелның ике аенда шундый 20 һәлакәт теркәлгән, аларда 3 кеше үлгән, 29ы имгәнү алган. 23 январь көнне Казан шәһәрендә "ВАЗ-2112" маркалы җиңел автомашинаны идарә итүче исерек хәлдә булу сәбәпле имин тизлек режимын үтәми һәм алда баручы транспортка килеп бәрелә. Аннан соң идарәне югалтып җәяүле тротуары буйлап хәрәкәтен дәвам итә һәм 19 яшьлек кызны бәрдерә. Кызганычка каршы, кыз шушы урында ук җан бирә. Исерек килеш 1 кеше үтергән очракта 7 елга кадәр, ә ике һәм аннан да күбрәк кеше үтергәндә 9 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Әлбәттә инде, андый җинаять кылучы машина йөртү хокукыннан да 3 елга кадәр колак кагачак.

Яз-җәй чоры җитү белән ике тәгәрмәчле транспортлар катнашы белән бәйле һәлакәтләр саны да арта.
Әйтик, 2012 елда гына да бу чорда 262 мототранспорт катнашындагы юл фаҗигаләре теркәлгән булган. Аның нәтиҗәсендә 21 кеше дөнья белән хушлашкан, 314е төрле төрдәге җәрәхәтләр алган. Әлеге уңайдан дүәләт автоинспекциясе мотоциклларда йөрүчеләрне, кагыйдә бозучыларны күзәтү астына алып, максатчан рейдлар үткәрәчәк. Рейдлар көндезге һәм кичке вакытларда да оештырылачак. ТР Эчке эшләр министрлыгы барлык юл хәрәктендә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, үзләренең һәм башкаларның гомере өчен җаваплырак булырга чакыра. Юл кагыйдәләрен үтәү-иминлекне тәэмин итү билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлда хђрђкђт