Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Тормышта төрле хәлләр бар

Һәр чорда да адәм баласының максаты имин яшәүгә юнәлдерелгән. Бу тормышта нидер булдырылган, сатып алынган икән, аны беренче чиратта саклау да мөһим шул. Республикада әйдәп баручы иминият компанияләренең берсе булган "Наско" 16 елдан артык халык иминлеге сагында тора. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул инде иминият компанияләре арасында Татарстанда гына...

Бүгенге көндә биредә барлык төр юнәлештә, ягъни кеше сәламәтлегенә куркыныч янаган бәхетсезлек очракларыннан алып, өй, өй җиһазларын, йорт хайваннарын, автомобильләрне һәм башка төр иминиятләштерүләр каралган. "Наско" иминият компаниясе, андагы иминият төрләре белән якыннанрак таныштыру максатыннан, аның райондагы филиалы җитәкчесе Римма Мердеевага мөрәҗәгать иттек.

-Римма Рәшитовна, "Наско" компаниясенең һәрвакыт халык өчен ачык, һәрдаим ярдәмгә килүче икәнлеген күпләребез белә. Иминиятләнүчеләргә нинди төр хезмәтләр тәкъдим итәсез? Халыкның ышанычын яулау өчен нинди алымнар кулланасыз? Шулар турында сөйләп үтсәгез иде.

-"Наско" иминиятләштерү компаниясе барлык төр хезмәт күрсәтү өлкәсендә дә эшчәнлеген халык өчен аңлаешлы, ачык итеп тәкъдим итә. Бәла-каза очраклары була калганда, иминиятләнгән сумманы тиз арада, ягъни кыска вакытта түләү эшләрен дә башкара. Бездә иминиятләштерү тарифлары да, башка иминиятләштерү компанияләре белән чагыштырганда, түбән. Шул ук вакытта йорт терлекләрен дә бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерергә мөмкин. Мәсәлән, сыерны 1 елга 10000 сумга иминиятләштерәсең икән, аның өчен 720 сум түлисе, өйне 200000 сумга иминиятләштергәндә уртача 600 сум түлисе. Монда өйнең нинди материалдан: агачтанмы, катнаш материалларданмы, кирпечтәнме төзелүенә карап төрлечә коэффициентлар куела. Агачтан төзелгән өйне янгын очрагыннан иминиятләштергәндә 500 сум, табигатьнең төрле бәла-казаларыннан 100000 сумга иминиятләштергәндә-40 сум: өй кирпечтән төзелгән булса янгын очрагыннан 300 сум, табигать бәла-казасыннан-40; катнаш материалдан төзелгән өй өчен-400 сум һәм 40 сум түләргә кирәк булачак. "Наско"ны үз иткән, ел саен шушы компаниядә иминиятләнгәннәр өчен ташламалар да каралган. Бер сүз белән әйткәндә, барлык программалар да физик затларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, яклауны күздә тотып эшләнгән.

-Автотранспортны иминиятләштерү дә "Наско"да бик уңайлы диләр...

-Бу нисбәттән, компания белән хезмәттәшлек итүче район техника күзәтү үзәгендә шактый уңайлыклар булдырылу турында әйтеп үтәсем килә. Бирегә килгән клиент автомобиленә техник күзәтү үткәрү белән беррәттән, аны иминиятләштерә дә ала. Ягъни барлык түләүләр дә биредә үк башкарыла, квитанцияләр тутырыла.Һәм күп кенә өстенлекле яклары барлыгын да билгеләп үтәсе килә. Әйтик, бер компаниядә генә иминиятләштерүне башкарган кеше 12 елдан соң 50 процент ташламага ия була, моннан тыш, стажы күбрәк булган автомобиль йөртүчеләргә, шулай ук, ташламалар каралган.

Реклама

Безгә Иске Чүпрәле авылы, Абязов урамы, 10нчы йорт адресы белән килеп мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 2-29-62.

Шулай ук барлык төр мәгълүматны www.nasko.ru,e-mail: info@nasko.ru. сайтыннан да карап, белеп була. Бер сүз белән әйткәндә, без һәр кешене теләп кабул итәбез, шәхси якын килеп, ярдәм итәргә тырышабыз.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминиятләштерү