Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Төркемләп сугышуларны булдырмыйк!

Татарстан Республикасында яшьләр арасында төркемләп сугышуның берничә очрагы теркәлде. Аларның барысы да массовый төс алды, анда катнашучыларның саны 10нан 70 кешегә кадәр җитте.

Сугышу вакытында ватык шешәләр, ташлар, таяклар һәм салкын корал кулланылган. 8 январьга каршы төндә Югары Ослан районының Макулово авылында җирле яшьләр төркеме белән Введен Бистәсе авылыннан кил-гән төркем арасында сугышу була. Сәбәбе бик гади. 6 январь көнне Введен Бистәсендә Макулово малайлары шул авыл-ның балигъ булмаган егетен кыйныйлар. Зыян күрүченең абыйсы интернеттагы социаль челтәр аша энекәшен кыйнауда катнашучы яшүсмернең кәрәзле телефон номерын эзләп таба һәм 7 январь көнне "Казан-Ульяновск" автотрассасында урнашкан "Кызыл алан" ("Красная поляна") кафесы янында очрашуга чакыра. Шуннан соң, 13 яшүсмердән торган төркем туплап (төркемдә Юдино, Яшел Үзән районының Октябрьск, Киров районының Залесный поселыгы егетләре дә була) төнге уникенче яртылар тирәсендә, өч машина белән билгеләнгән урынга киләләр. Әмма монда берәү дә булмагач Макулово авылына китәләр. Анда "төнге кунакларны" таяклар белән коралланган 7-10 яшүсмердән торган төркем каршы ала. Кыйнашу нәтиҗәсендә 5 кеше тән җәрәхәтләре ала, 3 автомобиль техник зыян күрә. Һәлакәт булган урында сугышу өчен алдан махсус әзерләнгән тимер таяклар табып алына. Полиция хезмәткәрләре 15 яшүсмерне кулга алалар. Нигездә, аларның күбесе "разборка"га килүчеләр. Өч балигь булмаганнарның ата-анасына карата административ беркетмә төзелә һәм әлеге очрак буенча РФ Җинаятьләр кодексының 213 маддәсендәге 2нче бүлекчә буенча (хулиганлык) җинаять эше кузгатыла. Әлеге җинаять буенча 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Тагын бер очрак. 10 январь көнне Казан шәһәрендә патруль-пост службасы хезмәткәрләре тарафыннан 113 нче мәктәп ишегалдында өч машинада 11 яшь егет төркеме тоткарлана. Автомашиналарны тикшерү вакытында кыйнашу өчен махсус ясалган тимер торбалар, ломнар, агач таяклар, арматура кисәкләре һәм пычаклар алына. Тикшерү барышында мәгълүм булганча, тоткарланучыларның барысы да "25нче квартал" дип аталган җинаятьчел төркем әгъзалары булып чыга.

Андый җинаятьләрне булдырмау максатыннан бик күп профилактик чаралар да үткәрелә. Яшьләрнең ял итү урыннарында максатчан рейдлар оештырыла. Аеруча кичке һәм төнге вакытта урамнарда яшьләргә һәм аларның автомашиналарына игътибар бирелә. Хокук тәртибен бозучылар, әлбәттә, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенә- административ беркетмә язу өчен китереләләр. Андыйларга карата җинаять эше кузгатылып, тагын да катгыйрак чара күрелүе дә ихтимал. Әгәр сез шундый җинаятьнең корбаны яисә шаһиты булсагыз, кичекмәстән (843) 291-29-24, 2-20-45 яисә 02 номерлы телефоннарга шалтыратыгыз.

Әмир Әхмәдов,

эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы

урынбасары.

Р.S. Яшьләр катнашындагы төркемләп кыйнашу проблемасы безнең район өчен дә ят күренеш түгел, әледән-әле теркәлеп тора. Шушы көннәрдә генә Алешкин-Саплык авылында шундый гауга район полиция хезмәткәрләре ярдәмендә бастырылды. Һава десанты гаскәрләре көнендә "саплыклы десантниклар" үзләренең армиядәге һөнәрләрен искә төшереп алмакчы булалар, әмма армиянең беренчел максаты халык тынычлыгын саклау икәнлеген онытып, бөтенләй икенчел юнәлешкә кереп китәләр. Беренче көнне төркемләп кыйнашу полициянең актив агитацион эш алып баруы нәтиҗәсендә булмый кала. Әмма каннары кызган Алешкин-Саплык егетләре басыла алмыйлар. "Очрашу"га Дуван, Задур егетләре килә. Бу турыда полициягә хәбәр алына.

Аракы сөременнән миләре тонган, тимер таяклар, күсәкләр белән коралланып алган төркем "разборка"ларына ике көннән бирле комачаулык итүче полиция хезмәткәрләренә каршы "кузгала". Коралланган полиция хезмәткәрләре кисәтү йөзеннән автоматтан һавага аталар, әмма төркемне бу туктатмый. Алар полиция хезмәткәрләренең коралларын кулга төшерү максатыннан, һөҗүм итә башлыйлар. Шунда 1982 елгы берәү яралана. Әлеге факт уңаеннан эчке эшләр министрлыгы, тикшерү комитеты тарафыннан тикшерү үткәнен белдерде район буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы Илсур Басыйров. Тикшерү полиция хезмәткәре тарафыннан корал урынлы кулланыл-ган дип тапкан. Уйлап карасаң, дөреслектә дә, исерек кеше кулына салкын корал - бу очракта автомат эләккән булса? Шушы төркемдә кемнеңдер тормыш иптәше, кемнеңдер әтисе бар бит.

Шуңа төркемләп кыйнашу турында сөйләшү-килешүгә генә юлыксагыз да, күрсәтелгән номерлар белән хәбәр итү кирәктер. Кеше гомере саклап калыначак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев