Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Таныклыгы булмаган шоферларның машиналарын штрафстоянкага алып китмәячәкләр

Хәзер үзе белән шоферлык таныклыгы булмаган кешеләрнең машиналарын штрафстоянкага алып китмәячәкләр.

Дәүләт автоинспекциясе бу турыда КоАПка төзәтмәләр кертә торган закон проекты әзерләгән. Әлегәчә моның өчен 500 сум штраф түләттерәләр һәм автомобильне штрафстоянкага озаталар иде. Хәзер исә, ЮХИДИ уйлавынча, инспектор әлеге шоферның документлары барлыгын патруль машинасында компьютер ярдәмендә генә дә тикшерә ала.

Ә инде туктатылган шофер машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булса, яки аның мондый документы гомумән булмаса, аны 15 тәүлеккә утыртачаклар яки төзәтү эшләренә җибәрәчәкләр. Закон проекты кабул ителгәч үз көченә керәчәк,- ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штрафстоянка шоферлар машина