Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Талпанның активлашкан вакыты

Вируслы талпан энцефалиты - көчле вируслы инфекцияле авыру. Ул кешенең үзәк нерв системасын зарарлый. Авыруны март-апрель айларыннан башлап йоктырырга мөмкин, май-июнь айлары аеруча куркыныч.

Авыру кешегә талпан аның тәненә кадалып, канын суыра башлау минутыннан ук йогарга мөмкин. Талпан энцефалиты авыруына барлык кешеләр дә бирешүчән.

Талпан энцефалиты вирусын йоктыруны специфик (вакцина һәм энцефалитка каршы иммуноглобулин) һәм специфик булмаган профилактика ярдәмендә кисәтеп була. Талпан энцефалиты буенча имин булмаган урыннарда эшләргә яки ял итәргә барырга теләүчеләр энцефалитка каршы вакцина ясатырга тиешләр. Чөнки бары тик вакцина гына уңай нәтиҗә бирәчәк.

Талпан энцефалитын йоктырудан саклануның бердәнбер чарасы (специфик булмаган профилактика) - ул аның тәнгә кадалуын булдырмау. Ә моның өчен исә урманга, куаклыклар тирәсенә барганда талпан үтеп керә алмаслык кием кияргә, чалбар балакларын, күлмәк җиңнәрен талпан керә алмаслык итеп кыстырып куярга, чәчләрне дә баш киеме эченә тыгарга кирәк. Шулай ук, талпанны куркытучы чаралар да кулланып була, мәсәлән, киемгә яисә тәннең ачык калган өлешләренә сөртелеп куелучы репеллентлар. Әмма әлеге чараларның РФ территориясендә теркәлгән булуы мөһим. Репеллентлар кулланганда куркынычсызлык чараларын, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү мөһим шарт булып тора. Талпаннарның актив булган чорында өс киемнәрен һәр 1-1,5 сәгать саен җентекләп тикшереп торырга кирәк. Исегездә тотыгыз, талпан сезнең өстегезгә килеп куну белән үк каныгызны суырырга тотынмый, шуңа да өегезгә кайткач та киемнәрегезне, тәнегезне җентекләп тикшерергә онытмагыз. Талпан булган урыннарда кунарга калу, үләндә ятып, утырып тору да куркыныч.

Әгәр дә инде әлеге чараларны күргәннән соң да талпан сезнең тәнегезгә ябышса, аны кичекмәстән алып ташларга кирәк. Бу вакытта талпанның башын өзеп алырга һич тә ярамый. Ә аннан соң инде кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны тиз арада тәнегездән алып ташлау- ул организмга вирусның аз күләмдә эләгүенә яисә бөтенләй эләкмәүгә гарантия.

Тәнгә кадалган талпанны тартып чыгару өчен җеп тә, боз да кулланырга мөмкин. Салкыннан талпан үзеннән үзе башын тартып алачак. Аннан соң талпан кадалган яраны йод белән эшкәртергә һәм кулларны яхшылап юарга кирәк булачак.

Авыруны йоктырган очракта аның инкубацион чоры 8-23 көнгә кадәр дәвам итә, кайчакларда 60 көнгә кадәр дә сузылырга мөмкин, шулай ук, 10-14 көнгә сузылу очраклары да бар.

Авыру кинәт, көчле башлана, баш авырта, өшетә башлый, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, косу барлыкка килә.

Әгәр әлеге билгеләрнең берсе генә булса да сизелә башлый икән, кичекмәстән поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан энцефалиты вирусын йоктыручыларны хастаханәгә салып дәваларга тиешләр.

Талпан энцефалитын дәвалауга караганда кисәтүе җиңелрәк булуын беркайчан да исегездән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина