Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Су коенганда сак булыгыз!

Яз һәм җәй айларында Татарстан Республикасы, бигрәк тә Чүпрәле муниципаль районы территориясендә, гадәттән тыш коры һава урнашты.

Гадәттә эсселектән котылу өчен мондый вакытта күбебез суга керергә тырыша. Ә коену исә аяныч та тәмамланырга мөмкин. Инде ел башыннан Татарстан сулыкларында батып үлүчеләр дә теркәлгән. Хәтерләсәгез, үткән елларда андый фаҗигале хәлләр район сулыкларында да килеп чыкты. Мондый бәхетсезлек очракларын булдырмау максатында Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район идарәсе су коенганда үтә сак булырга кирәклеге турында кисәтә. Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Кояш нурлары астында озак булганнан соң коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәткәрләренә мобиль телефон аша "01" яки 112 номерына шалтыратыгыз.

Василий Битяков, районның гадәттән тыш хәлләр службасы начальнигы:

-Суда коенырга теләүче һәр кеше иң элек, таныш булмаган урыннарда су коенмаска, спиртлы эчемлекләр эчеп суга чуммаска, кояш астында озак кызынганнан соң суга ашыгып кермәскә, икәнлеген исендә тотсын. Шулай ук, су буенда балаларны игътибарсыз калдырмаска кирәк.

Белгечләр әйтүенчә, су коену сезоны башланганчы табиб белән киңәшү дә артык булмас. Төбенә ләм утырган һәм су үсемлекләре булган җирдә дә су коену һәм суга кергәндә кулдан ясалган коену әйберләрен куллану да тыела. Алар авырлыкка чыдамаска һәм әйләнеп капланырга мөмкин. Өреп тутырылган матрас һәм автомобиль камералары белән еракка йөзеп керергә кирәкми. Билгеләнгән һәм рөхсәт ителгән җирдә генә су коенырга ярый. Су температурасы-18, һаваныкы 22 градустан түбән булганда суга керү бөтенләй рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек