Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Сөрем исе белән агуланучыга беренче ярдәм

Республикада 3-10 январь аралыгында сөрем газы белән 15 кеше агуланган, шуның җидесе балалар. Бәла-казалар Зәй, Лаеш районы, Түбән Камада килеп чыга. "Салкыннар җитү белән сөрем исе белән агулану очраклары арта. Чөнки өйдә күбрәк җылыту приборлары, газ мичләре кулланыла башлый. Шулай да сакланганны Ходай саклармын дигән. Моның өчен тиешле кагыйдәләрне генә...

Газ җиһазлары белән эшләгәндә: газ плитәсенең яки колонкасының эшкә яраклыгын тикшерегез. Бүлмәләрне җилләтеп торыгыз. Газ җиһазлары кую һәм ремонтлау эшләрен белгечләргә тапшырыгыз.

Газ исе сизү белән: газны сүндерегез. Ишек һәм тәрәзәләрне ачыгыз. Ачык ут кабызмагыз. Электр приборларын кабызмагыз, сүндермәгез.Бүлмәдән чыгыгыз.

Сөрем исе белән агуланучыга беренче ярдәм: кичекмәстән саф һавага алып чыгарга. Әгәр аны саф һавага алып чыгу мөмкинлеге булмаса, форточканы, ишекне ачарга. Ашыгыч медицина ярдәме машинасын чакырырга. Агуланган кешенең якаларын ычкындырырга, кысып торучы киемнәрен салдырырга. Башына һәм күкрәгенә салкын сулы компресс яки бозлы шешә куярга. Чигәләрен уксус яки нашатырь спирты белән уарга. Агуланучыга кайнар чәй яки кофе эчертергә (әгәр ул аңын югалтмаган булса). Содалы су (1 литр суга 1 аш кашыгы сода) бирергә мөмкин.

Әгәр агуланучы аңын югалткан булса, 5 минут саен нашатырь спирты иснәтеп торырга кирәк. Әгәр сулыш алмаса, ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясарга кирәк. Агуланучы аңына килгәч, куе кайнар чәй эчертегез, 2-3 стакан чәй аның хәлен яхшыртачак. Сөрем газы белән агуланучыга ярдәм күрсәткәндә үзеңне дә агуланудан сакларга кирәк. Моның өчен авызга һәм борынга чылатылган марля яисә чүпрәк куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: угарный газ сөрем исе