Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Сакчыллык зыян итмәс

-Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрдаим уяу булу, сакчыллык беркемгә дә зарар итмәс,- диде террорчылыкка каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышында район башлыгы Александр Шадриков.

Ә утырыш күптөрле мәсьәләләрне карап тикшерде. Болар Сабантуйларны хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрүгә әзерлек белән беррәттән, каникулларда балаларны ял иттерү өчен имин шартлар тудыру, лагерьларда эшне оештыру мәсьәләләре дә иде.

Утырышта РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Марат Хуҗиев, янгынга каршы күзәтчелек бүлекчәсе начальнигы Марс Хәмидуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов чыгышлары тыңланды.

Һәркем үз тармаклары буенча мөһим булган проблемаларга тукталды. Марат Хуҗиев авыл кешеләренең мошенниклар тозагына бик тиз эләгүе турында сөйләде. Авылда бер-берсен бик яхшы белгәнлектән, чит-ят кешеләр күренә калганда авыл җирлегенә, яисә участок вәкиленә әйтергә кирәклегенә тукталды. Сабантуй бәйрәмнәрендә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең көчәйтелгән режимда эшләячәкләрен дә ассызыклады. Марс Хәмидуллин исә янгыннарның күпчелек очрагы нәкъ менә шушы бәйрәмнәр вакытына туры килүенә игътибарны юнәлтте. Бу урында шулай ук, янгын куркынычсызлыгы чараларын күрергә киңәш итте.

Ул, шулай ук, балалар учреждениеләрендә янгыннан саклану таләпләренә туры килеп бетмәгән эшләргә дә тукталды.

Тормышның кыйммәте-балалар. Шуннан чыгып аларның сәламәтлеген саклау да мөһим чараларның берсе булып тора. Якын көннәрдә "Акчарлак" лагеры эшли башлаячак. Анда бара торган эшләр гомумән, балаларның ялын оештыру хакында Марс Хәлиуллов тулы аңлатма бирде. Утырыш авыл җирлеге башлыклары, төрле служба җитәкчеләре катнашында үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре