Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Сак бул, видеога төшәсең!

Шушы исем астында республикабызда киң колачлы акция башланды.

Аны Россия автомобильчеләр федерациясе оештырган иде. Хәзер ул акцияне даими үткәрергә уйлыйлар. Юллардагы тәртипсезлекләрне бетерү һәм аларны булдырмау-аның төп максаты. Монда сүз, нигездә, юлда үзен башкалардан өстен тоткан машина йөртүчеләр белән көрәшү турында бара. Машина йөртүче нинди чинда, нинди вазифа башкаруына да карамастан, юлда барысы да тигез хокуклы. Әгәр ул үзен юлда ваемсыз тота икән, аны берәрсе видеога төшереп, материалны тиешле адреска җибәрә ала. Моның өчен нәрсә эшләргә? ЮХИДИгә һәлакәткә китерергә мөмкин аеруча тупас тәртип бозу очраклары төшерелгән материаллар җибәрергә кирәк. Мәсәлән, алгы яктан килүче транспортка каршы чыгу, алдан баручы машинаны дөрес узмау, светофорга буйсынмау, билге куелган урында җәяүлене уздырмау кебек тәртипсезлекләрне игътибарсыз калдырырга ярамый. Россия автомобиль федерациясе мәгълүматларына караганда, юлда тәртип бозу очрагына тап булган шаһит материалны ЮХИДИгә ике төрле юл белән тапшыра ала. Аның беренчесе: Федерация сайтыннан (far-kzn.ru) махсус бланк алып, анда дата, вакыт һәм урынны күрсәтеп, гаризага фото яисә видеоны өстәп (автомобильнең номеры һәм тәртип бозу очрагы яхшы күренергә тиеш) материалларны ЮХИДИгә җибәрү. Икенче юлы җиңелрәк: материалны Россия автомобильчеләр федерациясенә җибәрергә була, ә андагылар үзләре ЮХИДИгә мөрәҗәгать итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев