Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Сабый язмышына битараф булмагыз!

Елның-елында күзәтелә торган юл-транспорт вакыйгаларында балаларның гомерләре өзелә, алар төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар ителә. Фаҗигаларның күбесе өлкәннәрнең, шул исәптән иң якын кешеләре - әти-әниләренең битарафлыгы аркасында килеп чыга.

Юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарга иң мохтаҗ булганы - балалар һәм яшүсмерләр. Машина салонындагы баланың язмышы тулысы белән руль артында утыручы кулында. Бу очракта нәни пассажирны хәвеф-хәтәрдән саклауның иң ышанычлы чарасы булып халык телендә "автокресло" дип йөртелүче тотып тору җайланмасы тора. Россия юл йөрү кагыйдәләре таләбе буенча, 12 яше тулмаганнар, иң якын арага барганда да, махсус җайланмалар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Һәм бу - иң мөһим шарт.
Күпләр балаларын алларына утыртып йөрүне ышанычлырак күрә. Әмма бу ялгыш фикер. Сәгатенә 50 километр тизлек белән баручы автомобильне кинәт кенә туктатканда яки аның берәр каршылык белән бәрелешү очрагында, пассажирның гәүдә авырлыгы гадәттәгедән якынча 30 тапкырга арта. Әйтик, 10 килограммлы бала бу очракта 300 килога җитә һәм аны бәрелү-сугылудан саклап калу мөмкин хәл түгел. Шуңа да бу ысул белән сабыеңны салонда саклау иң куркыныч гамәл санала. Пассажир белән баланың бер каешка бәйләнүе дә дөрес түгел. Бәрелү булган очракта, сез аны үз гәүдәгез белән үк сытачаксыз.
Машинаңда махсус кресло булдыру - балалар гомерен саклап калуның иң мөһим ысулы. Автомобиль белән идарә итүченең үзенең нәни пассажирлары язмышы өчен дә җаваплы булуын бер генә мизгелгә дә истән чыгармыйк. Юлларыгыз хәвефсез булсын!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автокресло