Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Россиядә "зебра"га ау бара

Ил күләме буенча юлларда җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү һәрвакыттагыча кискен проблема булып кала.

Агымдагы елның тугыз аенда гына да Россия территориясендә автотранспорт тәгәрмәче астында 5, 5 мең кеше һәлак булды, 42 меңгә якыны имгәнде. Һәр һәлакәтнең дүрттән бер өлеше урамны аркылы чыгу юлында булды, ни аяныч шуларның 12 проценты көйләнешле кичү урыннарына туры килә. Ә 28 проценты урам- юл челтәренең тиешле дәрәҗәдә төзек булмавына бәйле. Чүпрәле муниципаль районы территориясендә дә быелның 11 аенда урам аша чыгу кагыйдәсен бозган өчен 241 кешегә беркетмә төзелде, ә 35 машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды. Шуңа күрә юл- транспорт һәлакәтен китереп чыгаруга сәбәп булып торган кимчелекләрне бетерү өчен эшне шактый активлаштырырга туры килә.

Хәзерге вакытта Россия Федерациясе территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе һәм җәмәгать оешмалары белән берлектә Бөтенроссия җәяүле рейды "Зебрага ау" акциясе бара. Урам аша җәяүлеләр чыгу урыннарында әлеге кимчелекләрне ачыклау һәм бетерү аның максаты итеп куела. Акция кысаларында әлеге кимчелекләр турында аерым гражданнардан, җәмәгать оешмаларыннан һәм масса- күләм мәгълүмат чараларыннан алынган хәбәрләргә аеруча игътибар биреләчәк. Җәяүле чыгу юлларын тиешле дәрәҗәдә тотарга тиешле җаваплы затларга карата шунда ук административ йогынтысы белән чара күреләчәк. Акция барышында ачыкланган кимчелекләр кыска гына вакытта хәл ителәчәк.

Реклама

Урам аша җәяүле чыгу юлларын тикшерүдә гражданнар да, җәмәгать оешмалары да катнаша ала. Ачыкланган кимчелекләргә карата булган фикерләрегезне, фото материалларыгызны "Безнең юлларда нәрсә шулай түгел?" исеме астында " www.rpolice.ru" сайтына да урнаштырырга мөмкин. "Зебрага ау" акциясенең исемен дә күрсәтергә онытмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X