Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Рейдлар вакытында район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан 396 белешмә таратылган

Үткән елның азагында район янгын сүндерүчеләре хезмәткәрләре тарафыннан халык арасында аңлату эшләре алып барылды.

Шушы чорда бүлек хезмәткәрләре район һәм авыллардагы шәхси секторларда профилактик рейдлар үткәрделәр, янгын куркынычсызлыгы турында белешмәләр тараттылар.

Үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясап, район янгын күзәтчелеге бүлегенең инспекторы Инсаф Шакиров болай ди:

-Рейдлар үткәрүнең беренчел максаты булып, иң элек караучысыз калган ялгыз кешеләр янында, социаль имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә булу торды.

Кызганычка каршы, күп кенә йортларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлми. Әйтик, озак еллар дәвамында бер тапкыр да алмаштырылмаган электр үткәргеч чыбыклар, мунча мичләренең, морҗаларның төтен юлларының төзек булмавы... Саный китсәң, кагыйдәләрне үтәмәү очраклары бихисап. Иске чыбыклар пәрдәләр белән капланган, ут кабызгычлар һәм розеткалар, шулай ук, күпчелек өйләрдә дөрес урнаштырылмаган.

Рейдлар вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәклегенә басым ясалды, ут белән шаяруның нинди аяныч хәлләргә китерүе турында аңлатылды.

Кайберәүләр, барысы да тәртиптә, тиешле контрольдә тотыла, бернинди бәла-каза да булмаячак дип, үз-үзләрен ышандыралар. Әлегә кадәр берни дә булмады бит, дип акланалар. Шулай да "Сакланганны гына саклармын" дигән бит Ходай.

Рейдлар дәвамында җәмгысы 25 имин булмаган гаиләдә һәм 91 караучысы булмаган ялгыз өлкәннәр янында, 208 шәхси торак, 4 күпфатирлы йортларда булдык. 519 кешегә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде, 396 белешмә таратылды.

Кышкы салкыннарда мичләр аеруча кызу ягыла. Ә бу янгын китереп чыгаруны бермә-бер арттыра. Күптән түгел, Яңа Чүпрәле авылында шул рәвешле бер хуҗалыкта мунча эче янып киткән. Райондашларыбыз янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәсеннәр иде. Бәла-каза бер генә килә, шуны онытмыйк, хөрмәтле райондашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район янгын күзәтчелеге