Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Районда җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргәне өчен 7 гражданга протокол язылган

6-7 декабрь көннәрендә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре зур күләмле рейдлар үткәрде.

Җәмәгать урыннарында хокук тәртибен тәэмин итү, учетта торучы затларның җинаять кылуларына юл куймау, исерек килеш тәртип бозуларны кисәтү һәм урыннардагы склад-биналарның сакланышына контрольлек итү әлеге чараларның максаты итеп куелды. -Рейд вакытында районның барлык торак пунктларында да диярлек булырга туры килде. Автомобильне исерек килеш идарә иткәне өчен ике кеше тоткарланды (Зур Аксу һәм Татар Бизнәсе авылларында), җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргәне өчен 7 гражданга протокол язылды, ә балигъ булмаган 3 яшүсмернең төнге 10 сәгатьтән соң урамда йөрүе ачыкланды. Яшьләр дискотекаларында даими булачакбыз. Мондый рейдларны һәр көнне үткәрергә планлаштырдык,- ди полиция начальнигы урынбасары, подполковник Марат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полицийскийлар рейд үткәрә