Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Пассажир йөртсәң тахограф куй!

1 апрельдән автоинспекция хезмәткәрләре автобус, троллейбус һәм пассажирлар йөртә торган М-2 һәм М-3 категорияле транспорт чараларына тахограф куюны таләп итәчәкләр.

Ул куелмаган очракта вазифаи затларны һәм транспорт чарасын идарә итүчене РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча административ җаваплылыкка тартачаклар. Ә нәрсә соң ул М-2 һәм М-3 категорияле транспортлар? Аларның икесе дә пассажирлар йөртүче транспорт чаралары, тик беренчесе шофердан башка 8 пассажир-урыннан һәм транспорт чарасының гомуми массасы 5 тоннадан артык булмаган, ә икенчесе 8 пассажир-урыннан һәм гомуми массасы 5 тоннадан артык . Ә тахографларга килгәндә, алар берөзлексез автотранспорт чарасының тизлеге, хәрәкәте, маршруты, шоферның эш режимы һәм ялы турында мәгълүматлар белән тәэмин итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре