Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Октябрьдә 9 юл һәлакәте, 5 янгын булган

Ел башыннан алып районда 24 янгын һәм 45 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән. 9 юл һәлакәте һәм 5 янгын очрагы октябрь аена туры килә.

Октябрь аенда гына район янгын сүндерүчеләренә Зур Чынлы, Татар Саплыгы, Иске Кәкерле һәм Уби авылларына чыгарга туры килде, соңгысына, хәтта, ике мәртәбә. Барлык очракларда да янгынның килеп чыгуына электр чыбыкларының искергән булуы сәбәпче. Янгын өйдән сузылган терлекләр абзары белән ике арадагы ялганышның төзек булмавыннан, яисә ишегалларындагы суыткыч, башка төр техникадан килеп чыккан.

-Иске Кәкерле авылындагы Рушания апа Әхмәтова өендә дә янгын ишегалдындагы электрдан чыга. Өен камап алган янгын эченнән чыкканда аның тәне пешә. Без килеп җиткәнче Рушания апага ярдәмгә килгән Иске Кәкерле авылы халкына, мәктәп укучыларына, укытучыларга, авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәеновка рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук, янгын очраклары булган вакытта авыл җирлекләре башлыкларының, ирекле янгын сүндерүчеләр оешмаларының, гомумән, авыл халкының активлык күрсәтүе хөрмәткә лаек,-ди район янгын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы Василий Битяков.

Валерий Козлов, Уби авылындагы янгын часте җитәкчесе:

-Уби авылында ике янгын булды. Михайловлар хуҗалыгындагы янгынга төнлә белән чыгарга туры килде. Аеруча, Сергей Тарасовны, Виталий Трофимовны, Юрий Арисовны, Владимир Кудряшовны (ул үзенең "МТЗ" тракторында су белән тәэмин итеп торды) билгеләп үтәсе килә. Авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин да тиз арада халыкны оештырып, ярдәмгә килде, рәхмәт.

Әйе, карактан кала, уттан калмый, диләр, дөрес. Янәшәбездә Рушания апа Әхмәтова кебек ялгыз яшәүче, өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз бик күп. Үзебезнең һәм якыннарыбызның, күршеләребезнең гомеренә, иминлегенә битараф булып калмыйк, җәмәгать. Ходай да сакланганны саклармын, дигән. Бәла-каза килгәндә, районда хәзер "112 хезмәте" эшләвен дә искәртәбез. Әлеге номерга кәрәзле телефон аша да шалтыратып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар, һәлакәт