Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Очкыннан ялкын чыга

Россиянең кайбер төбәкләрендә урманнар яну очраклары теркәлә башлады.

Гадәттән тыш хәлләр службасы хезмәткәрләре әйтүенә караганда, янгыннар килеп чыгуда кешеләрнең дә гаебе күп. Урманнарда учак ягу, кипкән үләннәрне яндыру зур фаҗигаләр китереп чыгара. Шуларны истә тотып ТР Министрлар кабинетының 524 номерлы боерыгы белән 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим билгеләнде. Димәк, бу чорда урманнарны янгыннардан саклауны максат итеп, урманнарга чыгуны кичектереп торырга туры киләчәк. "Янгыннарның күп өлеше үткән елгы салам һәм үләннәрне яндыруга туры килә. Аучыларның һәм балык тотучыларның да ут белән битараф булулары нәтиҗәсендә дә янгыннар килеп чыга. Саксыз ташлап калдырылган тәмәке төпчекләренең дә зур фаҗигаләр китереп чыгаруы ихтимал. Кипкән үлән, чүп-чар һәм көнкүреш калдыкларын яндырган өчен әлеге территория җитәкчеләре һәм авыл җирлеге башкарма комитетлары башлыклары җавап тотачак. Мондый очракта аерым гражданнарны 2000 сумнан 4000 сумга, вазифаи затларны 6000 сумнан 15000 сумга һәм юридик затларны 150000 сумнан 200000 сумга кадәр штрафка тарту каралган. Райондашлар ут белән бик сак эш итсеннәр иде",- ди гражданнар оборонасының Чүпрәле районы буенча әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек