Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Нәни җәяүлеләр

Балалар-юл хәрәкәтендә катнашучылар арасында иң якланмаган категория булып саналалар. Шуңа да юл йөрүдәге куркынычсызлык кагыйдәләренә аларны кече яшьтән үк өйрәтә башларга кирәк.

1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында гомум тәрбия бирү программасының бер өлешен юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү тәшкил итә. Мондый төр чаралар уздыру өчен балалар бакчасы кирәкле материаллар: юл әлифбасы, светофор, юл билгеләре, урам макеты һәм башкалар белән тәэмин ителгән. Бакчаның һәрдаим шушы юнәлештә эшләп, нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешү билгеләре алар.

Үткән атнада бакчада узган шундый чараларның берсендә ЮХИДИ инспекторы А.Хузеев катнашты. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бакчаның I категорияле тәрбиячесе Дания Фәизова юл йөрү кагыйдәләрен төрле алымнар кулланып өйрәнделәр, табышмаклар әйттеләр, светофорның төсләрен ачыкладылар.

Реклама

Чара барышында юл чаты төзелде. Биредә балалар җәяүлеләр, автомашина йөртүчеләр, көйләүчеләр булдылар. Шул рәвешле балалар логик фикерләүне таләп итүче проблемалы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр, үзләре өчен нәтиҗәләрен булдырдылар.

ЮХИДИ инспекторы А.Хузеев балаларның белемнәрен уңай бәяләп, юл йөрү кагыйдәләрен үз эченә туплаган өстәл уеннары, значоклар, бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү