Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Районда "Мөмкинлекле мохит" программасы буенча башкарылган эшләр

"Һәркем йөри алырлык мохит" ("Доступная среда") федераль программасы нигезендә, Татарстан төбәк дәрәҗәсендә уңайлы мөмкинлекләр тудыру буенча сынау уздырыла торган субъектлар исемлегенә кергән иде.

Программаның максаты - инвалидлар һәм башка аз хәрәкәтчән кешеләр төркеме өчен үтемле һәм уңайлы мохит тудыру. Аны эшләү стадиясендә инвалидларның иҗтимагый оешмалары активистлары, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләүче оешма җитәкчелеге фикерләре исәпкә алынган. "Татарстанда 700 меңгә якын инвалид яши, моннан тыш, коляскалар йөртүче яшь аналар күп, аларның һәммәсе өчен дә уңайлы шартлар тудырылырга тиеш, көнкүреш уңайлылыгына кагылышлы вәзгыятьне тамырдан үзгәртергә ниятлибез", - дип ассызыклады Айрат Шәфигуллин.

Әлеге программа безнең районда да эшләп килә. Бу максатка федераль бюджеттан акча да бүлеп бирелгән. Үткән елларда "Ак Барс", "Саклык банкы", аптека кебек оешмалар биналарына керү юлларында инвалидлар өчен пандуслар һәм тотынып менү өчен тоткычлар урнаштырылган, "Салават күпере" кибете, полиция, хастаханә, пенсия фонды янындагы автомобильләр тукталышына инвалидларның махсус машиналарын кую урыннарын булдыру максатында тиешле билгеләр куелган булса, агымдагы елда да әлеге эш дәвам иттерелде. Үткән атналарда район үзәгендәге Дзержинский һәм Абязов урамнары кисешкән юл чатындагы җәяүлеләр тротуары ("Ак Барс" һәм "Саклык банкы" банклары янында) инвалидлар йөри алырлык итеп үзгәртелеп ясалды.

Реклама

Биредә Буа районы "Строймонтаж" оешмасы хезмәткәрләре Эдуард Беззубов, Геннадий Титов, Геннадий Кузнецов (рәсемдә) хезмәт куйдылар. Коляскалы инвалидлар җәяүлеләр өчен булган тротурдан төшеп, асфальт юл аша урамның икенче ягына җайлы гына чыга алсыннар өчен, тротуарның кырыйлары реконструкциянеп, тротуарга сары төстәге текстиль плитәләр куелды, тротуардан төшү урыны авышлык белән ясалды. Район үзәгендәге башка урамнардагы юллар да инвалидлар өчен уңайлы итеп үзгәртелеп ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөмкинлекле мохит