Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Машина йөртүчеләр колагына

Агымдагы ел башыннан РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә кагылышлы өлешенә үзгәрешләр кертелде.

Аның буенча автомобиль белән идарә итүченең правасы һәм транспорт чарасын теркәү документлары булмаса, аңа әлеге Кодексның 12.3 маддәсе нигезендә 100 сум штраф салына. Шулай ук алда торган каршылыкны әйләнеп узганда каршы як хәрәкәт полосасына каршы яисә трамвай юлы юнәлешенең каршына чыккан өчен 12.15 маддәнең 3 нче бүлеге буенча 1000 сумнан 1500 сумга кадәр административ штраф каралган. Әлеге бүлектә каралганнан тыш, каршы як хәрәкәт полосасына яки трамвай юлы юнәлешенә каршы автомобиль белән идарә итүче һәркем алда әйтелгән маддәнең 4 нче бүлеге нигезендә 5000 сум штраф түләргә тиеш була яки 4 айдан 6 айга кадәр правадан мәхрүм ителә. Әгәр дә бу бүлек буенча административ хокук бозу очрагы тагын кабатланса, ул вакытта 1 ел срокка правадан "колак кагарга" туры килә. Ә юл йөрү кагыйдәсен бозучыны автомат режимда эшләүче фотога, видеога төшерүче техник чаралар да "эләктерсә" 5000 сум штраф көтә. Бу хакта маддәнең 5 нче бүлегендә язылган. РФ Административ хокук бозуларның 12.16 маддәсе 3.1 бүлеге белән тулыландырыла һәм түбәндәге редакциядә бирелә. -Әлеге маддәнең 3 нче бүлегендә күрсәтелгәнчә, юлда хәрәкәт итү билгеләрен кабат үтәмәгән өчен 1 елга правадан мәхрүм итү, ә электрон җайланмалар бу хокук бозуларны теркәсә 5000 сум күләмендә штрафка тарту каралган,- ди бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Анатолий Михайлов, район ЮХИДИ.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре