Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Кредит алып, бурычка баткан

-Мошенниклар турында язасыз, шул көннәрдә генә беләсезме миннән күпме акча түләттеләр,- дип, азрак ярсып сөйли башлады бер хатын-кыз. Сораша торгач, әлеге яшь кенә ханымның бурычка батуы аңлашылды.

Әйе, адәм баласының акчасыз яши алмавын белепмедер, башка берәүгә акча биреп торып, "акча баллатучылар" да күбәеп китте. Әмма гаепләп булмый аларны. Ярдәм, акча сорап алар янына үзебез киләбез бит.

Әлеге ханым очрагында да шулай булган. Якын араларда түләү шарты белән ул бурычка 20000 сумга якын акча алган. Килешү шартлары буенча әлеге суммадан көн саен (!) 1 процент бурыч бирүче файдасына исәпләнеп барган. Авылда яшәүче бу яшь хатын-кыз ай саен күпмедер күләмдә түләп барган үзе. Килешү кәгазен рәтләп укымаган да бугай, яисә укып та аңламаганмы, түләп барам диеп уйласа да, бурычы арта гына барган. Ахыр килеп, үзенчә санаганнан соң, кредит томаланды дип уйлап, түләми дә башлаган. Ә икенче якта калган сумма таудан тәгәрәтелгән кар йомгагы кебек, зурая гына барган.

Судта да бу гаилә үзләрен яклап чыга алмаган, чөнки кулларында акка кара белән язылган кәгазь - Килешү бар. Иң аянычлысы, андый оешмаларда бурычны түләттерү турында суд карар чыгарганнан соң да процентлар саналудан тукталмый икән.

Түләде әлеге ханым да бурычын, сыерын сатты, шушы кредиттан файдаланып сатып алган кечкенә тракторыннан колак какты. Бурычтан шулай котылды. Бүтән кредит алмам дисә дә, гомер озын - көн ерак диләр, алырга да мөмкин. Тик инде кайдан нәрсә алырга икәнлеген белер, ичмасам.

Бурычка, кредитка акчаны һәр чатта диярлек бирәләр хәзер. Зур банклардагы кебек мең төрле документ сорап, тутыртып мәшәкатьләмиләр. Кайчакта паспортың булу да җитә. Алар куйган шартларны аңлап, үтәргә дә тырышсаң, бернинди проблема да килеп чыкмас, билгеле.Әмма югарыда телгә алынган ханым кебек ваемсызрак карасаң, бөтен мал-мөлкәтеңнән дә колак кагарга мөмкинсең.

Әйтергә теләгәнем шул, кулга акча кергәч күңел булып китә, таулар күчерерсең кебек. Тик шулай да, иң беренче түләү шартлары белән танышыгыз. Һәм алганны бирергә дә кирәк инде, түлисе һәрчакта авыр булса да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит