Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

"Кояшкай" балалар бакчасында "Яшел ут" конкурсы узды

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе - ул "Яшел ут" республика конкурсы. Әлеге конкурста традиция буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ике елга бер тапкыр уздырыла.

Үткән атнада район үзәгендәге 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасында "Яшел ут" конкурсының йомгаклау этабы үтте. Анда "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева, ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев, район мәгариф бүлегеннән, мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр буенча куратор-методист Лилия Кәримова, районның барлык балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.

"Кояшкай" балалар бакчасы коллективы "Яшел ут" конкурсында һәрдаим катнашып килә. Агымдагы елда да алар Алабуга шәһәрендә үткән конкурсның йомгаклау этабында катнашканнар.

Кунаклар игътибарына балалар катнашында уен-дәрес тәкъдим ителде. Һәм әйтергә кирәк, балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл беләләр, төрле билгеләрне дә таныйлар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар бакчалары учреждениеләре арасында 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы-I, Татар Бизнәсе-II, Иске Шәйморза авылындагы "Кояшкай" балалар бакчасы III урыннарга лаек булды. Тәрбиячеләр арасында исә Равилә Валеева -I (Алешкин-Саплык авылындагы балалар бакчасы), Дания Фәизова-II (район үзәгендәге "Кояшкай"), Татьяна Копьева (Городище) III урыннарны яулады. Конкурста җиңүчеләргә район мәгариф бүлегенең Дипломнары һәм "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалыннан, район эчке эшләр бүлегеннән бүләкләр тапшырылды.

Анна Сергудаева, "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы:

-Миңа "Кояшкай" балалар бакчасында үткәрелгән мондый чараларда еш катнашырга туры килә. Бүген үткәрелгән уен-дәрестә дә балаларга күләмле һәм аңлаешлы материал бирелде һәм башка бакча тәрбиячеләренә дә үрнәк итеп алырлык алымнар күп иде биредә. Иске Чүпрәле авыл районы һәм биредә, шәһәрдәге кебек, җир асты юллары да, светофорлар да юк. Әмма ни генә булмасын, балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл беләләр һәм активлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшел ут республика конкурсы