Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Коры үлән, учак яккан өчен штраф каралган

20 апрельдән башлап 15 майга кадәр республикада янгынга каршы режим кертелә.

Бу чорда торак йортлардан 50 метр якын аралыкта учак ягу һәм коры үләннәр яндыру катгый тыела. Әлеге таләпләргә буйсынмаучыларга шактый зур күләмдәге штрафларга тарту каралган. Әйтик, физик затлар өчен ул 2000-4000 сумга кадәр булса, вазифаи затлар өчен 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга исә 500 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк.

15 апрельдән исә янгынга каршы режим респблика урманнарында кертелде. Урманчылыклар буенча ирекле янгын дружиналары оештырылган. Алар билгеләнгән маршрутлар һәм расланган график буенча патрульлек итәчәк. Табигать кочагында ял итәргә яратучыларга әлегә шашлык кыздыру тыелмый. Бары тик янгын куркынычсызылыгы кагыйдәләрен төгәл үтәп, чүп-чарны соңыннан җыештырп калдыру сорала. Кагыйдәләрне үтәмәчеләрне 2500 сум штраф көтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгынга каршы режим кертелде