Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Кисәтү артык булмас

"Игътибар, балалар!" дип аталган Бөтенроссия профилактик операция дәвам итә.

Зур масштаблы әлеге чараның шушы чорда үткәрелүе дә тикмәгә түгел. Чөнки бу вакытта уку елы башлану мәшәкатьләре белән мәш килгән бала-чага аеруча җанлана, активлаша. Мәктәп бусагасын атлаганнан соңгы чорда урамнарыбыз аларның шау-шуына күмелә. Күңелдә шатлану һәм канәгатьлек хисе кичергән бер мәлдә балаларыбызның бәхетсезлек очрагына юлыкмаулары бик мөһим. Автотранспорт белән бәйле күңелсезлекләрдән саклану аеруча игътибар сорый. Соңгы елларда автотранспорт хәрәкәтенең тыгызлана баруы автомобиль юлларын үткәндә җәяүледән үтә дә сак булуны таләп итә. Бала-чаганы бу хакта даими искәртеп тору артык булмас. Бигрәк тә авыл аша зур юллар үткән җирлекләрдә балаларның һәлакәткә юлыгу ихтималы зур.

Ата-аналар, мәктәп директорлары һәм укытучылар балаларның иминлеген тәэмин итү хакында һәрдаим уйлансыннар иде. Бала хәсрәтен күрү бер гаиләгә дә язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция