Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Киләчәк автомобиле-нинди ул?

Әлеге сорауга күптән түгел 1 номерлды Иске Чүпрәле мәктәбе укучылары җавап эзләделәр.

Республика юлларында балалар катнашындагы юл һәлакәтләре хакында телевизор экраннары һәм газета битләре аша еш ишетергә туры килә. Шуңа да әлеге вәзгыть уңаеннан хәлне тотрыклы ясау максатында белем бирү учреждениеләрендә күп игътибар бирелә. Шуларның берсе булып, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә һәм ныгыту буенча сыйныф сәгатьләре үткәрү тора.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 5 "Б" сыйныф укучылар да күптән түгел шундый чарада булдылар. Анда юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау буенча полиция инспекторы Айрат Хуҗиев катнашты.

Сыйныф өч төркемгә бүленеп, иминлек кагыйдәләрен белү буенча ярышты. Һәр команда юл билгеләрен белергә, хәрәкәт итүдә килеп чыккан очраклардан чыгу юлларын табарга тиеш иде. Шул ук вакытта җаваплар барысы да табышмаклар, мәкальләр белән тулыландырылды.

Барлык биремнәр арасында иң кызыклысы-"Яңа юл билгесе уйлап тап!" һәм "Киләчәк автомобиле, нинди ул?" дигәннәре булды. Монда һәр укучы үзенең иҗади фикерләвен эшкә җикте. Нинди генә автомобиль уйлап табылмады бу көнне?! Алар арасында очып китүчесе дә, балалар утыртып йөрүгә көйләнгән дүрт катлысы да бар иде.

Гомум нәтиҗәләр буенча өченче команда җиңүче дип табылды. Һәр командага полиция кунагы Айрат Хуҗиев юл билгеләрен туплаган истәлекле бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек