Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Кышкы тәгәрмәчләреңне әзерли башла!

Кыш озак көттермәс, тиздән җир өстенә кар ятыр. Җиһанга аклык, сафлык иңәр. Шушы матурлык белән бергә кыш проблемалар да алып килә.

Кар-бураннар, бозлавыклар юл йөрүчеләр өчен чын мәгънәсендә җәфа бит. Һава температурасы үзгәреп торганлыктан, бер көнне җир өстен җебетеп җибәреп, юлларда кар боткасы барлыкка килсә, икенче көнне суытып, юллар, тротуарлар шугалакка әверелергә мөмкин. Белгечләр юкка гына 0-5 градус салкыннарны җәяүлеләр өчен дә иң куркыныч вакыт дип әйтмиләр. Бу чорда район ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне карлы, бозлы юлдан протекторы шомарып беткән, җәйге покрышкалар белән йөрү мөмкин түгеллеге турында даими кисәтеп торалар. Уйлап карасаң, акылы булган кеше моны үзе дә аңларга тиеш, ләкин экономиягә омтылуга тапкырланган ялкаулык һәм җавапсызлык һәрвакыт узләренең корбаннарын табалар. Аек акыллы, дөрес фикер йөртә торган кешеләр ЮХИДИ хезмәткәрләре әйтмичә дә моны белергә тиешләр. Һәлакәткә китерүче төп сәбәпләр: шиннарның кышкы юл шартларына туры килмәве, аларның дөрес урнаштырылмавы (тиешле әйләнү юнәлешенә каршы), чамадан тыш тузган булулары. Беренче чиратта без, ЮХИДИ хезмәткәрләре, тизлекне арттыру, каршы яктан хәрәкәт итү полосасына чыгу кебек кагыйдә бозу очракларын булдырмау өчен ныграк эшләячәкбез, шулай ук машиналарның техник торышын карау буенча да эш көчәйтеләчәк. Техник регламент таләпләрен бозу очракларында ЮХИДИ транспорт чараларын эксплуатацияләүдән тыя ала. Шулай ук игътибар транспорт чарасының резин торышына биреләчәк.

Р.S.- Техник регламент нигезендә җиңел машинаның кышкы шина протекторы 4 миллиметрдан да ким булмаска тиеш. Ә протекторның оптималь тирәнлеге - 8 миллиметр. Әгәр дә ул 2 миллиметр тирәнлектә булса, тормозга баскач транспортның туктау юлы 70 процентка кадәр үсә, ягъни машина тиз генә туктый алмый, шуып бара. Шулай ук бер машинаның алгы тәгәрмәчләренә кышкы, арткысына җәйге резиналар кую да юлда куркыныч тудыра. Шуңа күрә имин йөрү өчен кышкы тәгәрмәчләргә акча кызганмыйча, аларның тиешле таләпләргә җавап бирүен контрольдә тотарга кирәк, һәр резинаның да бер төсле булуы зарур: тәгәрмәчләрнең төрле җитештерүчеләрдән булуы да аварияләр килеп чыгуга сәбәп булу куркынычы бар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышкы тәгәрмәчләр