Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Кышкы бозга да ышаныч аз

Быелгы кыш айлары гадәттәгедән җылырак күзәтелә. Хәтта, бу хакта күпләр шаяртып:"Кышкы яз килде", диләр.

Кышкы тепмператураның гадәттәгедән түбәнрәк торуы елгаларда, инешләрдә барлыкка килгән боз катламнарында да куркыныч тудыра. Ә болар исә, балыкка йөрүчеләр, боз өстендә шуарга яратучылар өчен кыенлык кына тудырмый, ә төрле фаҗигаләр дә булдырырга мөмкин.

Бу көннәрдә христиан динен тотучыларның изге бәйрәме җитә. Әлеге бәйрәмдә христианнар аруландырылган сулыкларда бәке ачып, суга чумалар, җазыкларыннан арыналар. Әмма боларны эшләү бары тик махсус урыннарда да гына башкарылырга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә:

Гомумән, боз өстенә кергәндә көзен дә, язын да, хәтта кышын да бик сак булу кирәк. Бозның калынлыгы 6-7 сантиметрдан ким булганда, ул уртача гәүдәле кеше авырлыгына да чыдамый. Гадәттә, аяк астында пыяла ватылган тавыш чыкмаса, кеше, кыюланып, алга атлый һәм убылып төшеп тә китә.

Әгәр бәлагә дучар буласыз икән, иң беренчесе, каушап калмаска кирәк. Боз кырыена күкрәк яисә арка белән ятып, кулларны җәеп, аякларны эшкә җигеп, боз өстенә чыгарга тырышыгыз. Кычкырып ярдәмгә чакырыгыз. Үз көчегез белән боз өстенә чыга алсагыз, ул урыннан фәкать шуышып кына китәргә тырышыгыз. Ышанычлы урынга чыккач, тизрәк якындагы торак урынга кереп, медицина ярдәмен чакыртырга кирәк.

Әгәр сез кемне дә булса коткарырга телисез икән, кул астында нәрсә бар - чаңгымы яисә таякмы, тактамы яисә баумы, берсенә берсе бәйләнгән шарфлар, каешлар һәм башкаларны - барысын эшкә җигәргә була. Ул әйберләрнең бер башын ныклап тотарга, икенче башын бәлагә таручыга тоттырып, шуышып тартырга кирәк. Суга батучыны коткаргач, җылытырга, медицина ярдәме күрсәтергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек