Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Кичекмәстән хәбәр итегез!

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы агымдагы елның 19 июлендә Казан шәһәрендә террорчылык акты оештыруда катнашкан дип фараз ителүче аеруча куркыныч җинаятьчеләрне эзли.

1. Рәис Ринат улы Мингалиев,

1976 елның 15 июнендә туган, яшәү урыны буенча Чистай шәһәренең Поселок урамындагы 8 нче йортта теркәлгән. М 332 ОЕ дәүләт номеры белән теркәлгән "ВАЗ-2108" маркалы машинасы бар. Җинаятьчел төркемне оештыручы. 16 июльдән бирле хокук саклау органнарыннан качып йөри. Бүгенге көндә аның кайдалыгы билгесез.

2. Роберт Равил улы Вәлиев,

1976 елның 23 декабрендә туган, яшәү урыны буенча Казан шәһәренең Воровский урамындагы 15 нче йортның 44 нче фатирында теркәлгән.

3. Альберт Фәрит улы Исмәгилов,

1976 елның 29 апрелендә туган, яшәү урыны буенча Казан шәһәренең Сафиуллин урамындагы 48 нче йортның 96 нче фатирында теркәлгән.

4. Рафис Рәсим улы Гариев,

1975 елның 29 июнендә Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә туган, яшәү урыны буенча Балык Бистәсенең Кече Атмас авылы, Комсомол урамындагы 43 нче йортта теркәлгән.

5. Азат Хамит улы Заһидуллин,

1977 елның 5 январенда Таҗикстанның Исфара шәһәрендә туган, яшәү урыны буенча Саба районының Күәк авылы, Татарстан урамындагы 60 нче йортта һәм Казан шәһәренең Калинин урамындагы 5 нче йортның 14 нче фатирында теркәлгән.

Әлеге затлар буш өйләрдә, урман полосаларында, җир куышлыкларында яшәргә мөмкиннәр, үз яннарында туклану продуктлары һәм утлы корал да булырга мөмкин. Бу хакта нинди булса да мәгълүматлы икәнсез, кичекмәстән Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлегенә 02 яисә 2-25-45 номерлы телефоннар аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев