Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә “Юлда йөрсәң- бул өлгер!” исемле кичә узды

Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбендә "Юлда йөрсәң- бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!" исемле кичә булды.

Чарага Чүпрәле муниципаль районы ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Хузиев, мәктәп директоры Шамил Абдрахманов, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Рамиль Абдрахманов һәм әти- әниләр дә килгән иде.
Тәрбияче В.М.Атауллина кичәне ачып, сүзне ЮХИДИ хезмәткәре Айрат Хузиевка бирде. Ул юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшереп үтте, 14-16 яшкәчә балаларга велосипедта, мопедта йөрергә рөхсәт ителмәве турында сөйләде, җәяүлеләргә дә юлда бик игътибарлы булырга кирәклекне аңлатты.
Мәктәп директоры да юл кагыйдәләрен үтәү һәрбер кешенең бурычы икәнлеген, юлда игътибарлы булу, үз сәламәтлегеңне кайгырту һәм башкаларның да иминлеген саклау икәнлеген әйтеп үтте.
Кичәнең икенче өлеше "Куркынычсызлык минуты" дип атала иде. Монда балалар тест сорауларына җаваплар бирделәр."Юл кагыйдәләрен бел!" дигән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Килгән кунак кичәне йомгаклап, балаларга бүләк өләште, юл кагыйдәләрен белү һәм төгәл үтәү безнең төп бурычыбыз - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек