Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Кыш якынлаша, автомашинаң төзекме?

"Таттехконтроль" ачык акционерлык җәмгыяте автотранспортка техник карау буенча Татарстан Республикасында беренчеләрдән булып аккредитация узды. Барлык районнардагы кебек аның филиалы Чүпрәле районында да бар.

Автотранспорт күбәйгән саен аның проблемалары да арта. Әлбәттә, беренче чиратта, аңа үзвакытында техник карау үткәрү торадыр. Чөнки төзек булмаган транспорт белән юлга чыгу үзеңне һәм башкаларны бәла-казага юлыктыру, икенче төрле әйткәндә, җинаять кылуга тиң. Безнең техник карау станциясенә килгәндә кайбер машина хуҗалары нинди документлар алып киләсен онытып җибәрәләр, я булмаса белеп тә бетермиләр. Әлбәттә, таләп ителгән барлык документларның булуы бик мөһим. Транспорт чарасын теркәү турында таныклык, паспорт, машина йөртүгә хокук бирүче хокук, ышаныч кәгазе (әгәр машина башка зат исеменә теркәлгән булса) һәм инде сигез пассажир урыныннан артык булмаган утыргычлы җиңел машинага техник карау үткәрү өчен-400 һәм токсиклык талоны өчен 30 сум акча түләгәнлеккә квитанция булырга тиеш. Сүз уңаенда шуны да әйтәсем килә, транспортка техник карауны тиешле дәрәҗәдә үткәрү өчен бездә бөтен жиһазлар һәм приборлар да бар. Әлеге заманча диагностикалау эше Чүпрәле районы территориясендә тик безнең станциядә генә башкарыла. Бер машинага диагностика ясау өчен 15-20 минуттан артык вакыт та сарыф ителми. Россиянең теләсә кайсы төбәгеннән килгән машинага техник карау үткәрүгә лицензиябез бар. Җиңел машинаның заводтан чыкканына 3 елдан 7 елга кадәр чор дәвамында техник карау ике елга бер мәртәбә, аннан да "өлкәнрәк" яшьтәге машиналар һәр елны техник төзеклегенә тикшерү үтәргә тиешләр. Файдалануда, ягъни кулдан алган машиналарны учетка куяр алдыннан да аңа техник карау үткәрү зарур. Үз-үзегезгә, якыннарыгызга һәм әйләнә-тирәдәгеләрегезгә игътибарлы булыгыз, бәла-каза килеп чыкмасын өчен машинагызның төзеклегенә битарафлык күрсәтмәгез. Аварияләр килеп чыккан очракта иң башлап аның сәбәбен ачыкларга керешәләр. Ә машиина йөртүче аек, юл-йөрү кагыйдәләре төгәл үтәлсә һәм машинасы төзек булса, Россия юлларында ел саен 30 меңгә якын кешенең гомере өзелер идеме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев