Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Кече яшьтән үк өйрәнәләр

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе - ул "Яшел ут" республика конкурсы. Әлеге конкурста традиция буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләр катнаша һәм ул ике елга бер тапкыр уздырыла.

29 февральдә район үзәгендәге "Кояшкай" балалар бакчасында "Яшел ут" конкурсының йомгаклау этабы үтте. Анда "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы начальнигы Анна Сергудаева, эчке эшләр бүлеге автоинспекциясенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев, район мәгариф бүлегеннән Рәмзия Гафурова, районның барлык балалар бакчалары мөдирләре катнашты.

Килгән кунаклар алдында бакча мөдире Шамилә Федорова чыгыш ясап, бакча тормышы, коллектив эшчәнлеге белән таныштырды. Биредә балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өчен бөтен шартлар да тудырылган, уен-дәресләрдә куллану өчен төрле юл, шәһәр, авыл макетлары, светофор, урам һәм юл билгеләре комплектлары бар. "Аеруча "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалы оешмасына рәхмәтем зур, безгә нык ярдәм итеп торалар",-ди Шамилә Федорова.

Реклама

"Яшел ут" конкурсы буенча район мәгариф бүлегенә балалар бакчаларыннан барлыгы 19 эш тапшырылган булган. Конкурс кысаларында үткән ел һәм агымдагы елның ике ае дәвамында балалар бакчаларында төрле чаралар үткәрелгән. Һәм әйтергә кирәк, балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл беләләр, төрле билгеләрне дә таныйлар. Бу Дания Фәизова җитәкчелегендәге төркем тәкъдим иткән уен-дәрестә дә ачык чагылды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча балалар бакчалары учреждениеләре арасында 1 номерлы "Кояшкай" балалар бакчасы-I, Уби-II, Шланга балалар бакчасы III урыннарга лаек булдылар. Тәрбиячеләр арасында исә Наталия Симкина-I (Зур Аксу авылындагы балалар бакчасы), Резидә Хәсәнова-II (Иске Кәкерле), Инга Басыйрова (Иске Шәйморза) III урыннарны яуладылар. Конкурста җиңүчеләргә район мәгариф бүлегенең Дипломнары һәм "Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ" дәүләт учреждениесенең Буа филиалыннан, район эчке эшләр бүлегеннән бүләкләр тапшырылды. Алешкин-Саплык, Татар Бизнәсе, Городище авылларындагы һәм район үзәгендәге 2 номерлы "Әкият" балалар бакчаларына конкурста актив катнашканнары өчен кызыксындыру бүләкләре бирелде. Шулай ук барлык бакча мөдирләренә куллану өчен юл куркынычсызлыгы кагыйдәләре темалары буенча китаплар, брошюралар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек нигезләре