Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Карарны да белеп чыгару кирәк

Күптән түгел генә ике җәяүлегә карата тутырылган беркетмәнең дөрес булмавы хакында язма газетада урын алган иде. Һәм менә тагын район прокуратурасы тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе инспекторының карарларына карата протест белдерелгән...

Юл-патруль службасы баш инспекторы Эльмир Сәлахов РФнең административ хокук бозулар кодексындагы 12.16 маддә буенча Ф.Айнуковны, Э.Нигъмановны, Т.Заха-ровны "Автомашинаны идарә иткән вакытта 3.28 юл билгесе таләпләрен бозган" дип 300 сум күләмендә штрафка тарта. Ә район прокуратурасы тикшерүләре 3.28 - "Тукталу тыела" юл билгесенең баш инспектор карарында күрсәтелгән урында бөтенләй дә куелмаган булуын ачыклый.

Һәм тагын да шушы ук инспекторның Д.Идрисовны РФнең административ хокук бозулар кодексының 12.36 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартуы да дөрес түгел дип табыла. Чөнки әлеге маддә 2007 елда ук инде көчен югалткан.

Әлеге хәлләр билгеле булган һәм тикшерелгәннән соң, район прокуроры тарафыннан бу карарларга протест белдерелә. Гражданнарны административ җаваплылыкка тартуда баш инспекторның берничә тапкыр дөрес эшләмәвен исәпкә алып, район прокуроры Россиянең эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле бүлеге буенча начальнигы И.Басыйровка Эльмир Сәлаховны дисциплинар җаваплылыкка тарту буенча күрсәтмә бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура