Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Карантин объектларга каршы көрәш

Агымдагы елда ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе дәүләт инспекторлары тарафыннан 120 мең гектарга якын мәйданнарда карантин объектларының таралу куркынычы кисәтелгән.

Әгәр әлеге карантин объектлар чәчүлек мәйданнарга үтеп кергән булсалар, 120 мең тонна бөртекнең югалуына китергән булыр иде. Шулай итеп, авыл хуҗалыгына миллиардлаган сумлык зыян килүгә юл куелмаган.

Россиягә ел саен 140 илдән үсемлек төрендәге 20 миллионнан артык продукция кертелә. Шуның белән төрле карантин корткычлар, үсемлек авырулары һәм чүп үлән орлыклары керү куркынычы да бермә-бер арта. Карантин объектлар илгә зур күләмдә икътисадый зыян салырга мөмкиннәр. Мәсәлән, бәрәңгедәге андийский вирусның таралуы гына да елына 52 миллиард сумлык зыян китерергә мөмкин.

Дәүләт тарафыннан илнең фитосанитар куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чараларның кабул ителүе мөһим роль уйный. Әлеге чараларны гамәлгә ашыру ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль службага һәм аның территориаль органнарына йөкләнгән.

Карантин объектларны ачыклау ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең дәүләт инспекторлары тарафыннан республикага кертелүче продукцияне, шулай ук, авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләрен фитосанитария тикшерү юлы белән башкарыла.

"Агымдагы елның 10 аенда идарәнең дәүләт инспекторлары тарафыннан 722 мең тонна карантин астындагы продукция тик-шерелгән",-дип ачыклык кертә ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсенең фитосанитария күзәтчелеге бүлеге начальнигы Нәгим Җамалиев.

-Шуның 364 очрагында 9 төрдәге карантин объектлар ачыкланган. Карантин объектлар белән зарарланган продукция эшкәртүгә җибәрелгән, шулай итеп, ярты миллиард сумнан артык зыян китерелми калган.

Республика кырларында карантинлы объектларның булу-булмавын ачыклау максатында агымдагы елда 366 мең гектар мәйданга фитосанитария тикшерүе үткәрелгән. Элек карантин объектлар ачыкланган зоналарга кабат контроль фитосанитария тикшерүе үткәрелгән.

"Контроль тикшерүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, карантин астындагы объектлар хуҗалары үзвакытында фитосанитария тикшерүләре үткәрергә ашкынмыйлар",- диләр ТР буенча "Россельхознадзор" идарәсе белгечләре. Шуңа да барлык җир хуҗаларына мөрәҗәгать итеп, җәйге-көзге чорда фитосанитария тикшерүләре үткәрү кирәклеген ассызыклыйсым килә. Моның өчен тикшерүләр үткәрүнең конкрет срокларын һәм алымнарын билгеләп, планны расларга һәм җаваплы кешене билгеләргә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карантин үсемлекләр