Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

“Кар чанасы–2013”

Россия Федерациясендә двигателенең эчке яну күләме 50 куб.см.дан артык һәм сәгатенә 50 километрдан да күбрәк тизлек белән хәрәкәт итүче барлык автомототранспорт чаралары һәм үзйөрешле машиналар, шулай ук аларның прицеплары һәм кар чаналары да ЮХИДИ бүлекчәләрендә яисә урыннардагы "Гостехнадзор" органнарында теркәү үтәргә тиешләр.

Шуның белән бергә транспорт салымы турындагы законга нигезләнеп, кар чаналарына, моточаналарга, һава һәм су транспорты чараларына салынган кебек салым каралган, ә аларны үз артларына теркәгән затлар салым түләүче булып торалар. Шунысы аяныч, кайберәүләр үзйөрешле машиналар һәм кар чаналарын теркәмичә генә салым түләүдән читләшеп тә була дип уйлыйлар. РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.22 маддәсендә әйтелгәнчә, үзйөрешле машиналарга дәүләт теркәве үткәрү кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык каралган. Сүз уңаенда шуны да искәртим, теркәлмәгән техниканы файдаланган өчен (РФ Хокук бозулар кодексының 9.3 маддәсе) физик затлар 100-300 сум штраф түләргә тиеш булалар һәм 3 айдан 6 айга кадәр правадан колак кагалар, ә вазифаи затлар 500-1000 сум штрафка тартылалар. Нәкъ шушындый кар чаналарын ачыклау буенча ТР да агымдагы елның 21 январеннан 22 февраленә кадәр -"Кар чанасы-2013" (Снегоход-2013) дип аталган профилактик операция үткәрелә,- ди "Гостехнадзор"ның баш дәүләт инженер- инспекторы Илдар Шәйхаттаров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек