Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Каникулларда балаларны саклагыз!

ТР Эчке эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе мәгълүматларына караганда, быелның 9 аенда республика юлларында балалар катнашы белән 478 ДТП теркәлде, аларда 12 бала үлде, 519-ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Шул исәптән безнең районда да бер фаҗигале авария булды.

Балаларның имгәнүе аеруча борчу тудыра. Вакытсыз гомере киселгән 9 сабыйның 5- се махсус җайланма-кәнәфи урнаштырылмаган машинада утырган булган. Статистика мәгълүматлары каникуллар чорында балалар катнашындагы һәлакәтләр санының бермә-бер артуын күрсәтә. Шуңа да ТР Дәүләт автоинспекциясе транспорт хуҗаларының һәммәсенә дә, көзге каникул көннәрендә аеруча игътибарлы булуын үтенеп, мөрәҗәгать итә. Балалар буш вакытларын күбрәк урамда уздыра торган бу чорда рульдәгеләрдән юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, алар көтмәгәндә чабып чыгардай урыннарда бигрәк тә уяу булу сорала. 12 яшькә кадәрге балаларны автомобиль салонында бары тик махсус җайланма-кәнәфиләргә утыртып кына йөртергә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы китергән саннар ул җайланмаларның юл-транспорт вакыйгалары вакытында балалар үлемен - 54, имгәнү ихтималын - 76, авыр җәрәхәтләнү куркынычын 92 процентка киметүен күрсәтә. Җәяүлеләр дә, бигрәк тә бала җитәкләгәннәре, юлларда бик сак булсын иде. Көзге каникул көннәрендә мәгариф оешмалары да, балаларның иминлеген кайгыртучы башка учреждениеләр дә бергә төрле чаралар үткәрәбез. Полиция хезмәткәрләре, мәсәлән, баланы махсус җайланмасыз йөртүче, куркынычсызлык каешын эләктерергә яратмаучы, җәяүлеләрне уздырмаучы шоферларны "аулый"; балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр балаларның юлларда үзен ничек тотышын күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге каникуллар