Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Иске Чүпрәле авыл җирлегендә иң күп янгын теркәлгән

Торак секторда янгыннарны булдырмау һәм аларда кешеләрнең һәлак булуларына юл куймау максатыннан республикада, шул исәптән безнең районда да, агымдагы ел башында "Торак- 2015" дип исемләнгән профилактик операция игълан ителгән иде.

Буа һәм Чүпрәле районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге алып баручы районара бүлеге начальнигы урынбасары Марс Хамидуллинның әйтүенә караганда, әлеге мөһим чара ел тәмамланганчы дәвам итә. Аның барышында торак секторлар тикшерелә. Бу эштә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә 114 номерлы янгын сүндерү часте, Уби посты, эчке эшләр бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнаша. Профилактик рейдлар вакытында алар күп балалы, ишле яисә спиртлы эчемлекләр белән мавыгучы имин булмаган гаиләләр, инвалидлар, ялгыз өлкәннәр яшәгән йорт, фатирларда булып, аларда янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерәләр, кайсы йортларда электрүткәргечләрне ашыгыч рәвештә алмаштыру кирәклеге, мичләрнең нинди хәлдә булуы турында мәгълүмат туплыйлар. Әлеге мәгълүматлар, чаралар күрү өчен, тиешле органнарга тапшырыла. Алар шулай ук шәхси секторда торак йортларны тикшерү вакытында инструктажлар да үткәрәләр, укыту-анлату эшләре дә алып баралар. Операция барышында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүчеләр һәм кагыйдәләр белән исәпләшмәүчеләр барлыгы ачыклана. Әлбәттә, андый хуҗаларга административ чаралар күрелә. Шуңа күрә һәрбер кешегә алдан үз хуҗалыкларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итеп, ягу мичләрен, ут чыбыкларын, каралты-кураны карап, чистартып, тәртипләп кую зарур. Бу чаралар административ җаваплылыктан качу өчен генә түгел, ә бәлки үзебезнең шәхси иминлегебез өчен дә кирәк. -Янгыннарны анализлаганда, кайбер күңелсез саннарга да юлыгабыз. Агымдагы елның үткән чорында Чүпрәле муниципаль районында 20 янгын очрагы теркәлде (былтыр 25 янгын булган). Аларның 18-е торак секторга туры килә. Янгыннарның иң күбесе: Иске Чүпрәле авылы җирлегендә- 4, Чуваш Чүпрәлесендә- 3, Алешкин- Саплыкта- 3, Иске Кәкерледә- 2 һәм Кече Чынлы авылында 2 янгын булды. Ходайга мең шөкер, янгыннарда янып һәлак булучы теркәлмәде. Шәхси йортлардагы янгыннарның өч очрагында саксыз тәмәке тарту, электр жиһазларын кулланганда кагыйдәләрне үтәп җиткермәү һәм җылыту мичләреннән дөрес файдаланмау төп сәбәп булды. Янгыннарны алдан кисәтү зур әһәмияткә ия. Салкын кыш көннәрендә ягулык һәм җылыту җиһазларыннан файдаланганда игътибарлы һәм сак булыйк!-, ди Марс Харисович.

Рейдлар махсус график нигезендә үткәрелгән һәм 46 торак пунктның 4632 шәхси йорты тикшерелгән. Шул исәптән 127 күп балалы гаилә, өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар яшәүче- 563 һәм имин булмаган гражданнар яши торган 18 йортта профилактик чара уздырылган. 5245 кеше катнашында 261 мәртәбә очрашу булган. Әле шушы көннәрдә генә Алешкин- Саплык авылының үзәк урамындагы 54 нче йортта яшәүче Нина Фадеева йортында булырга туры килде. Йорт хуҗалары еш кына спиртлы эчемлекләр кулланалар икән, пенсия акчаларының да күп өлеше шушы максатка тотыла. Ә торак авария хәлендә, ишек- тәрәзәләрнең торышын ташка үлчим. Түбәдәге шиферларның да кайберләрен җил очырган. Өйне мич ягып та, электр плитәсе белән дә җылыталар. Марс Хамидуллин һәм әлеге авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев йорт хуҗаларына нык кисәтү ясадылар, ут- күздән сак булырга куштылар, инструктаж үткәрделәр. Рәсемдә: йорт хуҗалары "тәртипле" яшәргә сүз бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар, һәлакәт