Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Иске Шәйморза авылы китапханәсендә “Экстремизмга – юк!” акциясе уза

3 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр Республикада "Экстремизмга - юк!" акциясе бара. Акция кысаларында Иске Шәйморза авылы китапханәсендә "Без экстремизмга һәм терроризмга каршы" дип аталган әңгәмә сәгате узды.

Нәрсә соң ул экстремизм? Ул теге яки бу милли, дини, мәдәни карашлары бер төрле булган кешеләрнең үз идеяләрен гадәттән тыш өстен итеп тоюлары, тормышларын ахыргача шул идеяләрне чынга ашыруга багышлау һәм дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген танымау, кире кагу, сайлаган максатларына ирешү өчен чиктән тыш, кайчакларда көчләү чараларын да куллану. Нәкъ менә шуңа да экстремизм социаль киеренкелек мохитен тудыра һәм идеологиядә хокукка каршы гамәлләргә чакыруы куәтле криминал фактор булып тора.

Экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның иң яман формасы - террорчылык. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, заложниклар алына, бер гаепсез кешеләр күпләп үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла. Менә шундый сәбәпләрдән чыгып, дәүләт экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлеге өчен җинаять җаваплылыгын гамәлгә кертте.

Уздырылган чараның төп максаты - террорлык һәм экстремистик идеологиягә карата түземсезлек уяту. Чара барашында, Беслан шәһәрендәге мәктәп шартлау, Мәскәү шәһәрендәге "Норд -Ост" театрында террорчылык гамәлләре, метро станцияләрендәге шартлау очраклары искә алынды. Әңгәмәнең кульминацион ноктасы - балаларның әлеге темага кагылышлы рәсемнәр ясавы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Экстремизмга – юк!” акциясе