Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Исерекләргә ау

Юл-транспорт һәлакәте буенча көндәлек сводкага күз салсак, әлеге дә баягы исерек шоферларга юлыгабыз. Руль артына исерек килеш утыру бик куркыныч.

Шуңа да андый шоферны җинаятьче диләр. 15 марттан башлап, дәүләт автоинспекциясе юллардагы исерекләр белән көрәш алымын көчәйтү максатыннан, барлык машина йөртүчеләр дә тикшерелә. "ДПС" экипажлары медицина хезмәткәрләре һәм башка служба вәкилләре белән берлектә, юлларның билгеле бер урыннарында барлык транспорт чарасын туктатып йөртүчесенең исерекме-юкмы икәнлеген тик-шерәчәкләр. Әгәр аннан исерткеч эчемлек исе килмәсә, аны "тынычлык" белән җибәрәчәкләр. Салмыш шоферларга, әлбәттә, кыенга туры киләчәк. Торбачыкка сулатып аны автотранспорт белән идарә итүдән читләштерәчәкләр, әгәр бәхәс килеп чыга икән, медицина тикшерүе өчен табиб-наркологка юллаячаклар.

Мондый рейдларда журналист та катнашырга мөмкин. -Мәгълүматлар буенча, ел саен Россия юлларында исерек шофер гаебе белән ике меңнән артык кеше һәлак була, шул исәптән балалар да,- ди район автоинспекциясе начальнигы Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция исерекләр юлда