Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Исерек килеш руль артына утырган алты автомобильче рәшәткә артына эләкте

Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1 сентябреннән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен штрафлар күләме шактый артты.

Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Аларны, элеккечә, 15 тәүлеккә рәшәткә артына утыртмаячаклар, ә штраф түләттерәчәкләр: биш мең сум урынына- 30 мең сум. Моңа өстәп, суд карары нигезендә 1,5- 2 елга машина йөртү таныклыгыннан да колак кагасың әле. Икенче тапкыр исерек килеш "эләккәндә" бу срок өч елга кадәр озайтыла, ә штраф 50 мең сумга кадәр җитә. Монысын инде суд хәл итә. Законның никадәр кырыслыгына да карамастан, 2013 елның 1 сентябреннән бүгенге көнгә кадәр Чүпрәле районында исерек килеш автотранспорт идарә итүче 31 кеше тоткарланган, аларның күпчелеге яңа закон нигезендә административ җаваплылыкка да тартылды. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә исерек килеш руль артына утырган алты кешегә бөркетмә төзелгән, ә алты автомобильче правасыз машина идарә иткәне өчен икенче мәртәбә "кармакка" эләгәләр һәм 10 тәүлектән 15 тәүлеккә кадәр рәшәткә артында утырып чыгалар.

-Безнең инспекторлар тәүлек буе рейдта һәм берәүгә дә закон бозуга юл куймыйлар. Бигрәк тә юл- патруль хезмәтенең өлкән автоинспекторы, полиция өлкән лейтенанты Эльмир Сәлаховның намуслы һәм таләпчән булуын билгеләп үтәсем килә,- ди район автоинспекциясе начальнигы, полиция капитаны Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: руль артында исерекләр