Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Исерек шоферларны утырта башладылар

Россия юлларында ел саен юл- транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә 25 меңнән артык кешенең гомере өзелә, ун тапкыр артыграк кеше тән җәрәхәтләре ала.

Юллардагы мондый фаҗигаләрне булдырмау һәм кисәтү максатыннан, быелның 1 июленнән яңа Указ гамәлгә керде. Хәзер шушы документ нигезендә руль артына исерек килеш утыручылар җинаять җаваплылыгына тартыла башлады.
*Җинаятьләр кодексының 264 нче маддәсендәге икенче һәм дүртенче бүлекчәләре буенча, андыйларны кимендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралды. Икенче кабат исерек килеш тотылучыга 200- 300 мең сум штраф салыначак, яисә ике елга төрмәгә утыртачаклар. Моннан тыш, мәҗбүри хезмәт, аерым вазифаларны башкару хокукын чикләү кебек җәзалар да кулланылырга мөмкин. Шуңа да карамастан, июль аенда ике машина йөртүче һәм бер мотоциклчы исерек килеш тоткарланды. Соңгысы суд карары буенча төрмәгә дә утырды, ә ике шофер шушы көннәрдә суд алдында җавап тотачак,-ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шоферлар