Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Чүпрәледә иминлек каешын кулланмаган өчен - 234 машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды

Балаларның гомере өзелүгә китерә торган сәбәпләрнең иң беренчесе - автомобильләрне махсус балалар утыргычлары белән җиһазландырмау.

РФ Юл йөрү кагыйдәләренең 22.9 пунктына колак салмаучылар РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.23 маддәсе, 3 бүлеге нигезендә өч мең сум штрафка тартылалар. Автомобиль салонына утырган пассажирлар иминлек каешлары куймаган очракта да штраф түләү каралган. Әлеге суммалар аз түгел, монда уйланырга шактый җирлек бар.

-Быелның алты аенда гына да, мәсәлән, иминлек каешын кулланмаган өчен - 234, ә балаларын махсус утыргычсыз йөрткән өчен 25 машина хуҗасы җаваплылыкка тартылды, - ди ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Айрат Хуҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек