Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Иминлек хакына

Билгеле булганча, 2013 елда башкалабыз Казан шәһәре студентларның җәйге Универсиадасын кабул итәчәк. Агымдагы елның 6 июленнән әлеге мөһим чарага бер елдан да кимрәк вакыт кала башлады.

Шуңа да Универсиаданы кабул итү өчен барлык эшләрне дә төгәлләүгә һәр көнне, һәр минутны файдаланалар. ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифинг та шушы темага багышланды.

Башлыча, сүз Универсиада объектларын төзүне төгәлләү турында барса, шул ук вакытта чара барышында иминлек нигезләрен булдыруга да зур игътибар биреләчәге хакында әйтеп үтелде.

Әлеге уңайдан, Татарстан буенча 20-31 июль көннәрендә "Универсиада: Антитеррор-2013" өйрәнүләре башлануын әйтеп үтәргә кирәк. Мондый төр өйрәнүләр киләсе елга чара барышында Универсиада объектларында барлыкка килергә мөмкин булган терактларны профилактикалау нисбәтеннән үткәрелә.

Инде моңарчы да үткәрелгән мондый төр өйрәнүләрдә Татарстан эчке эшләр бүлегенең әзерлегенә югары бәя бирелгән иде. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракларда Татарстан эчке эшләр бүлеге үзен бар яктан нык әзерләнгән, теләсә нинди мөһим мәсьәләне чишә ала алуларын күрсәтте, дип хәбәр итә әлеге уңайдан республика мәгълүмат үзәге. Шул ук вакытта өйрәнүләр барышында күп кенә җинаять фактлары ачыклана. Әйтик, үткән ел өйрәнү барышында федераль һәм республика эзләвендә булган җинаятьчеләрнең эзләренә төшәләр.

Агымдагы елдагы өйрәнүләр уңаеннан республика эчке эшләр бүлеге гражданнардан игътибарлы булуларын сорый. Аеруча төрле спорт уеннарында, мәдәни чараларда, гомумән, халык күп җыелган җәмәгать урыннарында булырга туры килә икән, тирә-яктагы шикле кешеләрне, чит-ят әйберләрне игътибарсыз калдырырга ярамый. Шул рәвешле, төрле бәла-казаларны булдырмый калуга шартлар бермә-бер артачак, дип белдерә полиция начальнигы урынбасары Әмир Ахмедов.Әлеге өйрәнүләр киләсе елда да Универсиада башланыр алдыннан булыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек