Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

ИХД (ДНД)на зур өметләр баглана

Ирекле халык дружинасы әгъзалары хокук саклау хезмәткәрләре белән берлектә җәмәгать тәртибен тәэмин итәргә тиешләр. Бу хакта әлеге дружинаның еллык эшчәнлегенә анализ ясаганда, муниципаль район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, әлеге дружина штабы җитәкчесе Айрат Җәлалов "Урыннарда җәмәгать тәртибен булдыруда һәр граждан актив катнашсын",- дип басым ясады. Киңәшмә район Советы...

Элек елларда да безнең районда ирекле халык дружинасының йөздән артык члены бар иде. Аның яңартылган составында да 130 кеше теркәлде. Айрат Җәлаловның әйтүенчә, алар үзләре дә һәръяктан тәртипле һәм эш урыннарында үрнәк хезмәткәрләр.

-Җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә без һәрчак сезгә таянабыз, сезнең уяулыгыгызга ышанабыз. ТР буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-майоры Артем Хохорин районга визиты вакытында коллектив эшчәнлеген югары бәяләп, ирекле халык дружинасы турында да фикерләр һәм тәкъдимнәр әйтте. Алдагы елларда дружиначыларны хөкүмәт тә яклаячак,- диде район буенча эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыйров.

Әйе, җәмәгать тәртибен бозуларга беребез дә битараф булырга тиеш түгел. Ә җәмәгать урыны-ул безнең әйләнә-тирәбез, урамыбыз, авылыбыз, һәм, ниһаять, районыбыз.

Эчке эшләр органнары белән берлектә дружина членнары эчкечелек, хулиганлык, наркомания, урлаулар һәм башка төрле хокук бозуларга каршы кискен көрәш алып барырга тиешләр. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә һәм хокук тәртибен бозудан зыян күрүчегә ярдәм итүдә дә дружиначылар активлык күрсәтергә тиешләр. Экстремаль хәлләр вакытында кешеләрне коткару һәм аларның хокукларын тәэмин итүдә дә аларның урыны алгы сафта. Сер түгел, районыбыз территориясендә вандаллык юлына баскан, "кара эш" белән шөгыльләнүчеләр дә очраштыргалап тора. Күңел түрендә шушы мәкерле хисне йөртүчеләр район үзәгендә матурлык өчен утыртылган чәчәкләрне өзәләр, чүп-чар ташлау контейнерларына һәм баганалардагы яктырткыч лампаларга да "тынгылык" бирмиләр.

Иске Чүпрәле-Татар Шат-рашаны автотрассасындагы дистәләгән юл бил-геләрен җимерделәр.

Әлбәттә, мондый тәртипсезлекләрне полиция һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре үзләре генә җайга салып бетерә алмый. Монда уртак эш кирәк. Ә ирекле халык дружиначыларына әлеге очракта көрәшнең иң алгы сызыгында булу шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук сагында