Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Иминлек нигезләре

Ышанучыларны алдарга мөмкиннәр

Район хокук саклау органы хезмәткәрләре район биләмәсендә "чегән кыяфәтле" затларның күренгәли башлавы сәбәпле, алардан сак булырга кирәклеге турында киңәш итә.

Агымдагы елның 23 июле көнне, якынча кичке 4 ләр тирәсендә Спасс районының Танкеевка авылында яшәүче 81 яшьлек Вера Тареева өенә чегән кыяфәтле, билгесез 4 хатын-кыз килеп керә. Алар үз визитларын сарык йоны сатып алырга теләүләре һәм баласының ашыйсы килүе белән аңлаталар. Хуҗа хатынның игътибарын җәлеп итә-итә болар 250 мең акчаны чәлдерергә дә өлгерәләр. Әлеге җинаятьне кылуда чегән милләтеннән булган 20-25, 35-40 һәм 40-45 яшьләрдәге дүрт хатын-кыздан шикләнелә. Сораштырулардан мәгълүм булганча, әлеге хатын-кызлар зәңгәр шәмәхә төстәге "Волга" маркалы автомашинада килгәннәр, рус телендә көньяк акценты белән аралашалар. Кайчакта үзара русча булмаган телдә сөйләшәләр. Машинаны озын кара чәчле, түгәрәк йөзле, карап торышка чегән милләтен хәтерләткән ир кеше йөртә. Әлеге затлар турында нинди дә булса мәгълүматка ия булучы гражданнар Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенә 2-20-45, 2-23-44 номерлы телефоннар аша, ягъни 89274402279 номерын җыеп миңа шалтыратсыннар иде. Шуны да искәртим, нинди генә сылтау белән мөрәҗәгать итсәләр дә (пенсияне арттыру өчен фондка акча салу, төрле товарлар, азык-төлек, дарулар сату, бозым чыгару һ.б.), йортларыгызга таныш булмаган кешеләрне кертмәгез. Шулай ук телефоннан шалтыратып та үзләрен полиция хезмәткәре дип таныштыручылар, туганнарыгыз, якыннарыгыз бәлага юлыкты дип, акча сораучылар да булырга мөмкин. Боларга да ышанмагыз! Нинди дә булса гамәлләр кылганчы, әлеге хәбәрнең дөресме-юкмы икәнен үзегез шалтыратып, белешегез. Барлык мошенниклык очраклары хакында да кичекмәстән безгә, югарыда күрсәтелгән телефоннар аша хәбәр итегез.

S.P. Газета әзерләнеп бетәр алдыннан гына әлеге чегәннәрнең кулга алынуы турында оператив хәбәр алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чегәннәр